Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан мөслимәләр очрашуы узачак

03 февраль 2023 ел 10:44
Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан мөслимәләр очрашуы узачак

Раҗәб аеның 13 нче көнендә (4 февральдә), Казанның "Туган авылым" милли-туристлык комплексында Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара - Казанның танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашуы узачак. 

Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге һәм "Halal market" хәләл ярминкәләр оештыручы үткәрә. 

Җыелышта мөхтәрәм кунаклар сыйфатында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиядә мөселманнарның юридик хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган танылган адвокат Руслан Нагиев, шулай ук күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән әниләр катнашачак. Алар хиҗаб  белән бәйле мәсьәләләрне дини һәм юридик яктан ачачак. Россия мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина әлеге темага вәгазь сөйләр дип көтелә.

Программада – дару үләннәрен куллану, мөселман хатын-кызлары өчен киемнәр сайлау темасына белгечләр чыгышлары, викториналар, керамикага бизәк төшерү буенча мастер-класслар.  

Чарада катнашучылар өчен шулай ук хәләл ярминкә оештырыла: теләге булган һәркем хәләл продукция, мөселман киемнәре, балалар өчен китаплар, сувенирлар, бүләкләр, кулдан эшләнгән эшләнмәләр сатып ала ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана