Мөфти ТР Хоккей федерациясе вице-президенты белән күреште

06 февраль 2023 ел 12:25
Мөфти ТР Хоккей федерациясе вице-президенты белән күреште

Бүген, Раҗәб аеның 15нче көнендә (6нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.

ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Александрович узып киткән “Дуслык – Дружба” Кубогы турнирын үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлек итеп сувенир бүләк тапшырды. Ул хоккей турнирының югары дәрәҗәдә һәм зур кунаклар катнашында узуын билгеләп, киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек алып барырга өметен белдерде. Очрашу барышында әлеге турнирны дәвам итү, милләтара һәм динара элемтәләрне ныгыту, халык арасында хоккейны популярлаштыру буенча фикер алышу узды. 

Очрашу кунагы “Кубок Дружбы – Дуслык” III Бөтенроссия турнирының массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә уңай бәя алуын, казанлылар тарафыннан яратып кабул ителүен җиткерде. Ул турнирга нәтиҗәләр чыгарды һәм кичә Спорт сараенда бүләкләү тантанасы узуы турында искә төшерде. Узган еллардагы тәҗрибәне исәпкә алып, киләчәктә турнирлар тагын да кызыклырак узсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз, диде ул. Кичә исә җиңүчеләрне котларга илебездә хоккей данын формалаштыручы спортчылар килгән иде. 

Исегезгә төшерәбез, “Кубок Дружбы – Дуслык” Бөтенроссия турниры халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана