“Ярдәм” хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектына багышланган матбугат очрашуы уза

07 февраль 2023 ел 16:10
“Ярдәм” хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектына багышланган матбугат очрашуы уза

2023 елның 9 февралендә Казанда “Ярдәм–Помощь” гомуммилли хәйрия фондында Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының “Гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау” юнәлеше буенча 2023 елда оештырылган беренче бәйгесендә җиңгән “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат очрашуы уза.

Проектның максаты – күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү.

Матбугат очрашуы 15:30 да Фондның китапханәсендә Казан, Серов ур., 4а йорты адресы буенча уза.

Очрашуның спикерлары:

– «Ярдәм–Помощь» гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова

– «Ярдәм–Помощь» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев

– «Ярдәм–Помощь» гомуммилли хәйрия фонды белгече Алсу Миңнуллина

– Тернәкләнүче Рамил Асылбаев, Башкортостан.

–Тернәкләнүче Светлана Гамбарян, Ставрополье.

Алар проектның тарихы, тормышка ашыру үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләячәк, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк. Шулай ук уку сыйныфларына экскурсия оештырылачак, күзе күрмәүче тернәкләнүчеләр һәм укытучылар белән аралашырга мөмкинлек булачак.

Матбугат очрашуы буенча өстәмә сораулар һәм аккредитация буенча +7(937)5292659 телефонына шылтыратыгыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана