“Ярдәм” фондының күрмәүчеләрне тернәкләндерү буенча  проекты Президент грантлары Фонды ярдәме белән дәвам итә

10 февраль 2023 ел 19:02
“Ярдәм” фондының күрмәүчеләрне тернәкләндерү буенча  проекты Президент грантлары Фонды ярдәме белән дәвам итә

9 февральдә “Ярдәм–Помощь” гомуммилли хәйрия фондында күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тормышта үз урыннарын табуга юнәлтелгән “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектын тормышка ашыруны дәвам итүгә багышланган матбугат очрашуы узды.

Әлеге проект Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының “Гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау” юнәлеше буенча 2023 елда оештырылган беренче бәйгесендә җиңде. Президент грантлары Фонды ярдәме белән Россиянең барлык төбәкләреннән күрмәүче 245 кеше өчен өстәмә рәвештә 7 тапкыр белем бирү һәм тернәкләндерү курсларын оештыру көтелә. Президент грантлары Фонды һәм “Ярдәм–Помощь” фонды хисабына тормышка ашырыла торган әлеге проект ел ярымга исәпләнгән.

Бу уңайдан оештырылган матбугат очрашуында “Ярдәм–Помощь” гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм–Помощь” гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, проектның җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Салмина, проектны тормышка ашыручылар, ММЧ вәкилләре, тернәкләнүчеләр һ.б. катнашты.

Илһам Исмәгыйлев сүзләренчә, бу грант инвалидларны тернәкләндерү буенча проектына сизелерлек ярдәм күрсәтә. "Проектның төп максаты – безнең күрмәүчеләрнең һәм начар күрүчеләрнең тормышын яхшырту. Моңа, әлбәттә, аларны җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өйрәтеп кенә ирешеп була. Бу максатны күздә тотып, проект махсус эшләнгән зур программага нигезләнә. Әлеге программа үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады һәм федераль дәрәҗәдә танылды, экспертлар тарафыннан югары бәяләнде, шуның аркасында безгә  ярдәм күрсәтелде», - диде ул.

Ә Мәликә Гыйльметдинова, әлеге проектны хуплаучыларга рәхмәт белдереп, аның күрмәүчеләргә яңа тормыш шартларына җайлашырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. "Бу Россиядә тиңе булмаган әһәмиятле һәм уникаль проектларның берсе", – дип ассызыклады ул.

Әлеге проект моңарчы ике тапкыр федераль грантка ия булды; Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырылган иң яхшы 100 проект исемлегенә керде. Президент грантлары фонды бәйгесендә өченче тапкыр җиңү яулау “Ярдәм–Помощь” фондына бу проектны үстерүне һәм камилләштерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Проектның географиясе Россия Федерациясенең 40 тан артык төбәген һәм якын чит илләрне колачлый.

Конференция тәмамланганнан соң, журналистлар өчен сыйныфлар буенча экскурсия оештырдылар, анда “Ярдәм–Помощь” фонды һәм тернәкләнүчеләр тормышы турында сөйләделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана