Россиядә ислам финанслары кая таба үсә? РИИда фикер алышачаклар

13 февраль 2023 ел 09:10
Россиядә ислам финанслары кая таба үсә? РИИда фикер алышачаклар

2023нче елның 15 нче февралендә Россия ислам институтында “Россиядә ислам финансларының бүгенге торышы” темасына түгәрәк өстәл узачак. 

Ислам финанслары өлкәсендәге белгечләр Россиядә һәм дөньяда хәзерге финанс продуктлары үсешенең мөһим тенденцияләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Төп игътибар гамәлдәге ислам финанс продуктларына, законнардагы үзгәрешләргә, банкларның бу өлкәдәге эшчәнлегенә һәм хәләл финанс хезмәтләренең яңа базарына эксперт күзәтчелеге кирәклегенә аерым игътибар биреләчәк. Түгәрәк өстәлнең модераторы – ислам фәннәре докторы, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев.

Түгәрәк өстәл эшендә икътисад фәннәре докторы, профессор, Ислам финанслары буенча Россия советы җитәкчесе Шамил Шахвалов (онлайн); икътисад фәннәре кандидаты, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, финансист, ислам банкингы буенча белгеч, “Ля риба финанс” ислам финанс компаниясе генераль директоры Морад Алискеров (онлайн); Ислам икътисадын һәм финансларын үстерү үзәге рәисе, РАЭИФ әгъзасы, ислам финанслары өлкәсендә AAOIFI тарафыннан сертификацияләнгән шәригать белгече Булат хәзрәт Мөлеков, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы ярлыкау комиссиясе әгъзасы Азат Гайнетдинов катнашачак. 

Әлеге мөһим тема буенча фикер алышуда массакүләм мәгълүмат чараларын катнашырга чакырабыз. Теркәлү 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча. 

Түгәрәк өстәл Россия ислам институтында Газовая ур., 19нчы йорт адресы буенча узачак. Башлана сәг. 13.00-дә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана