Татарстан мөхтәсибәтләре Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм итә

13 февраль 2023 ел 13:14
Татарстан мөхтәсибәтләре Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм итә

Татарстан мөхтәсибәтләре Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәү фаҗигасе хәсрәтен бүлешеп, дин кардәшләргә ярдәмгә ашыкты. Республикабызның Буа, Лаеш, Чистай, Алабуга, Әлмәт кебек мөхтәсибәтләре, шулай ук “Ярдәм” хәйрия фонды зур күләмдә акчалата һәм кирәк-яраклар белән ярдәм җыю акцияләре оештырды.

Буа мөхтәсибәте каршындагы “От сердца к сердцу” хәйрия фонды бер атна эчендә 90 мең сумга якын акча җәлеп итте һәм тиздән җир тетрәүдә яраланганнарга җибәрәчәк. Лаеш мөхтәсибәте район халкы һәм авыл мәхәлләләре ярдәме белән барлыгы 1237777 сумлык гуманитар ярдәм җыйды. Әлеге акчага фаҗигадә зыян күрүчеләргә беренче чиратта кирәкле булган әйберләр (йокы капчыклары, термослар, җылыткычлар, подгузниклар, портатив телефон зарядкалары, балалар ризыгы һ.б.) сатып алынды.

Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру хакында Чистай мөхтәсибәте дә игълан итте. Акчаны Сбербанк картасына җибәрергә мөмкин (+7 904 660-61-72 Айгуль Рафиковна З.) Акча җыю ике атна дәвамында барачак. Әлеге акцияне мөхтәсибәт Чистай хакимияте белән бергәлектә алып бара.

Фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә шулай ук Алабуга мөхтәсибәте дә кушылды. Акча +7 917 903-62-69 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Зулайха Вагизовна В.)

Әлмәт мөхтәсибәте “Ансар” хәйрия фонды белән берлектә җир тетрәүдә зыян күрүчеләр өчен кирәк әйберләр җыя. Болар – палаткалар, җылыткычлар, юрганнар, кышкы кием, йокы капчыгы, термослар, портатив газ плитәләре. Барлык җыелган гуманитар ярдәм Казанга консуллыкка илтеп тапшырылачак. Шулай ук акчалата ярдәм кабул ителә. Сбербанк картасы номеры 2202 2061 9335 3468 (Бажутов Р. Ю.). Хәзерге вакытта 150 мең сум акча җыелган.

“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды исә киемнәр җыеп Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына илтеп тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана