Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

14 февраль 2023 ел 15:53
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Раҗәб аеның 23нче көнендә (14нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халык кабул итү көнен уздырды.

Ике сәгать дәвамында мөфти белән шәхсән очрашуга алдан язылып төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре килде. Алар арасында төбәк тарихын өйрәнүчеләр, эшмәкәрләр, төзүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, гап-гади мәхәллә кешеләре бар иде. Очрашуда катнашучылар Камил хәзрәткә шәхси үтенеч-гозерләрен ирештерде, дини сорауларын бирде. Язылып килүчеләр мөфтидән ислам динендә мәетләрне яру мәсьәләләре буенча консультацияләр алды, махсус хәрби операциядә катнашучы кардәшләргә ярдәм туплап җибәрү буенча кызыксынды, республикада эшләүче мөселман мәктәпләре турында сорашты. Шулай ук очрашуда катнашучылар арасында иҗтимагый оешма дәрәҗәсендә хезмәттәшлек алып бару тәкъдимнәрен җиткерүчеләр булды. Очрашуда яңгыраган һәрбер сорау һәм тәкъдим җентекләп өйрәнү өчен Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды, мәетләрне яру мәсьәләләре буенча консультацияләрне Нәзарәтнең Аксакаллар шурасына мөрәҗәгать итеп алу киңәш ителде.

Әгерҗе районы Татар Шаршадысы авылыннан Зөлфия ханым Нәфикова 1853нче елда авылга нигез салган Шәйх Али Давлетовичлар гаиләсенә багышлап оештырылган “Хәтер сандыгы” музеен ачу турында сөйләде. Ул әлеге авыл музеенда сакланучы борынгы экспонатлар, Коръән китаплары белән таныштырды. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана