Мөфти KazanForum оештыру комитеты утырышында катнашты

15 февраль 2023 ел 17:29
Мөфти KazanForum оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген, Раҗәб аеның 24нче көнендә (15нче февральдә), Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Россия – ислам дөньясы: Kazanforum” халыкара икътисади форумын оештыруга һәм үткәрүгә багышланган республикакүләм оештыру комитеты утырышы булып узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Рөстәм Нургали улы искәртеп үткәнчә, 2023нче елдан форум федераль статуска ия булды һәм “KazanForum” Россия Федерациясенең мөселман илләре белән багланышларын киңәйтү өчен нәтиҗәле икътисадый мөмкинлек булып тора.

“Россия – ислам дөньясы: Kazanforum” халыкара икътисади форумы 18-19нчы майда узачак. Төп чаралар “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, Казан Кремлендә, Казан Ратушасында, Казан Теннис академиясендә, Агропромпаркта, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында үткәрелә. Алар рәтендә – Изге Болгар җыены һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы да.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана