Казанда иректән мәхрүм итү урыннарында имамнарның дини эшчәнлек алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

15 февраль 2023 ел 18:05
Казанда иректән мәхрүм итү урыннарында имамнарның дини эшчәнлек алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

“Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды комплексында иректән мәхрүм итү урыннарында Татарстан Диния Нәзарәте имамнарының дини эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Әлеге чарада сәламләү сүзләре белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев һәм Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең иҗтимагый советы әгъзасы, “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясады. 

Шулай ук дистанцион рәвештә түгәрәк өстәл эшенә Мәскәүдән фән, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Иҗтимагый совет комиссиясе җитәкчесе, Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең иҗтимагый советы әгъзасы Шамил Кашаф һәм Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Фәнни-тикшеренү институты баш фәнни хезмәткәре Сергей Оганесян кушылды. Фикер алышуда Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре һәм студентлары, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә хезмәт куючы имамнар, дәүләт идарәсе органнары вәкилләре катнашты.

Очрашуның көн тәртибе 2022 елда иректән мәхрүм итү урыннарында дини хезмәт кылучы имамнар эшчәнлегенә йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү, изге Рамазан аена әзерлек алып барудан гыйбарәт булды. Катнашучыларның аерым игътибары 2022 ел ахырында гамәлгә ашырылган проект — төзәтү учреждениеләрендә имамнарның иҗтимагый ярдәмчеләре эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлауга багышланды. Әлеге проект 2022 елның 17 февралендә, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Иҗтимагый советы әгъзалары, “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан колонияләрдә эшләү өчен билгеләнгән имам-кураторларның иҗтимагый ярдәмчеләре белән эшлекле очрашуы барышында башланып китте.

Шулай ук очрашу барышында Шамил Кашаф һәм Сергей Оганесян Татарстан Республикасы тәҗрибәсен югары бәяләп узды. Алар Татарстан мөфтияте белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе арасында хезмәттәшлек ысулларын барлык төбәкләрдә, Россиянең башка Диния нәзарәтләрендә кертергә тәкъдим иттеләр. Аларның тәкъдиме бертавыштан хупланды.

Эшчәнлеккә йомгак ясап, Илдар хәзрәт Баязитов хезмәтләрен намуслы итеп башкарган имамнарны һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең уңышлы эшләүче хезмәткәрләрен медальләр һәм дипломнар белән бүләкләп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана