Буада “Приют человека” ноктасы ачылды

20 февраль 2023 ел 12:03
Буада “Приют человека” ноктасы ачылды

18нче февральдә Буада “Приют человека” мохтаҗларны кайнар аш белән тукландыру ноктасы ачылды. Әлеге тантаналы чарада Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Социаль җайлаштыру һәм тернәкләндерү үзәге”н оештыручы (Казан ш.) Азат Гайнетдинов, Буа якташлыгы вәкиле Наил Зыятдинов, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, “Ханский дом” ҖЧҖ генераль директоры Ильяс Гыймадов (Казан ш.), “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев (Казан ш.), Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Ульяновск шәһәренең 1нче мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов (Ульян ш.) һәм район халкы катнашты.

Буада аз керемлеләр өчен бушлай кайнар туклану пункты булдыру идеясен шушы районнан чыккан меценат, “Ханский дом” төзелеш компаниясе хуҗасы Ильяс Гыймадов җиткерде. Проектны Казан шәһәре эшмәкәре Азат Гайнетдинов Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ярдәме белән тормышка ашырды.

Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов ярдәме белән көн саен сәг. 11-дән 13-гә кадәр 60тан артык кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Меню көн саен үзгәрә: ашлар, ит ризыклары, боткалар, пылау. Пункт Буа шәһәре мәдрәсәсе янында К.Либкнехт ур., 77-нче йорт адресы буенча эшли. Приютка төшке аш әзерләргә мөмкинлеге булмаган һәркем килә ала.

Чарага җыелучылар әлеге изге эшне тормышка ашыруда катнашучы һәркемгә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тырышлыгы белән шундый ук нокталар тагын Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Норлат шәһәрләрендә дә эшли.

Фото – buinsk-tat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана