Татарстан хәләл җитештерүчеләре – Дубайда Gulfood күргәзмәсендә

22 февраль 2023 ел 09:32
Татарстан хәләл җитештерүчеләре – Дубайда Gulfood күргәзмәсендә

20-24 нче февраль көннәрендә Дубайда Бөтендөнья сәүдә үзәгендә “Gulfood 2023” 28нче Халыкара азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников катнаша. Күргәзмә экспонентлары арасында – сыйфатлы табигый ашлык, сөт һәм ит җитештерүче агрохолдинглар, шулай ук Россиянең 75 компаниясе бар.

Күргәзмәдә хәләл азык-төлек җитештерүче һәм Комитет күзәтчелегендә булган предприятиеләр урын алган: болар – “Агросила” АҖ, “Ува Молоко” ҖЧҖ, “Касымовский” сөт комбинаты ҖЧҖ (“Бәрәкәтле” сәүдә маркасы), “Акульчев” ҖЧҖ, Шәхси эшмәкәр Мөбарәков Рамил Әхнәф улы. “Агросила” күргәзмәдә үзләре җитештергән ит ризыкларын, “Акульчев” кондитер товарларын тәкъдим итте, ә “Ува Молоко” һәм “Бәрәкәтле” күргәзмәдә катнашучыларны сөт ризыклары, Шәхси эшмәкәр Мөбарәков Р.А. туклану рационнарын (коры паеклар) белән таныштырды.

Габбас хәзрәт Шляпошников билгеләп үткәнчә, хәзер Россиянең күп кенә предприятиеләре мөселман һәм гарәп илләренә йөз тота, бу, үз чиратында, хәләл юнәлешне үстерүгә этәргеч бирә. «Хәләл индустриясе нәтиҗәле үссен өчен, илдә бу процессны җентекләп контрольдә тоту таләп ителә", – дип саный Габбас хәзрәт. Комитет рәисе ассызыклап үткәнчә, Татарстан предприятиеләренең товарларны экспортка чыгару потенциалы бик зур. Чөнки Татарстан Республикасы азык-төлек кенә түгел, химия белән бәйле товарлар да чыгара, аларга косметика чаралары да керә. Габбас хәзрәт сүзләренчә, якын арада мондый чараларда тагын да күбрәк Россия ширкәтләрен күрү мөмкинлеге арта. 

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков керде. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы исеменнән әлеге оешма җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана