Камил хәзрәт “Православие-Ислам” диалогы буенча Россия-Иран уртак комиссиясе эшендә катнашты

22 февраль 2023 ел 10:14
Камил хәзрәт “Православие-Ислам” диалогы буенча Россия-Иран уртак комиссиясе эшендә катнашты

Шәгъбан аеның 1нче көнендә (21нче февральдә), Мәскәүдә “Православие-Ислам” диалогы буенча Россия-Иран уртак комиссиясенең пандемиядән соң җәмгыятьнең дини бергәлекне ныгыту мәсьәләләренә багышланган XII утырышы узды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов әлеге очрашуда катнашты, ул Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Мөхтәрәм кунаклардан Иран Ислам Республикасының мәдәният һәм ислам элемтәләре оешмасы, Дини сәясәт һәм динара диалогны җайга салу советы рәисе Мөхәммәд Мәһди Иманипур, Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Казем Җәләли, Иранның Россиядәге Илчелеге каршындагы мәдәни вәкиллек башлыгы Масуд Әхмәдванд һәм башкалар бар иде.

“Татарстан – төрле дин вәкилләренең тату яшәвенең матур үрнәге”, – дип билгеләп үтте Мөхәммәд Мәһди Иманипур һәм Иранда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын үткәрергә тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана