Нәзарәт Татарстан солдатларына гуманитар йөк илтеп тапшырды

22 февраль 2023 ел 12:02
Нәзарәт Татарстан солдатларына гуманитар йөк илтеп тапшырды 

Бүген, Шәгъбан аеның 2нче көнендә (22нче февральдә), Татарстан мөфтияте республикабыз мөселманнарыннан җыелган гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Татарстан солдатларына китереп тапшырды. 2 тоннага якын авырлыктагы ярдәмне Нәзарәт вәкилләре ике машинага төяп Луганск өлкәсендә урнашкан частьләрнең берсенә алып килде. Солдатлар 1 тонна күләмендә 3 мең данә банка хәләл тушенка, иминлекне саклауның югары классына ия бронежилетлар, 45 пар резин итек, 10 данә маскировка челтәре, медикаментлар, куертылган сөт һәм туристик келәмнәр белән тәэмин ителде.

Моннан тыш сугышчылар, туган җирдән килеп ирешкән күчтәнәчләрне алудан кала, Нәзарәт хәзрәтләреннән шәригать мәсьәләләре буенча киңәшләр алу мөмкинлегенә ия булды.

Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп тапшыруны янәдән оештырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез: Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм йөзеннән Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды акча җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан, мөхтсәбәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 8,7 млн сум килде. Әлеге акчаларга хәләл тушенкалар, обмундирование, медикаментлар һәм хәрби шартларда кирәкле башка әйберләр сатып алынды. Аларның бер өлеше Казанның солдатларны җыю пунктларында да таратылган иде. 
Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810662190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана