Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

24 февраль 2023 ел 14:27
Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

Бүген, Шәгъбан аеның 4нче көнендә (24нче февральдә), изге җомга көнендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында тантаналы рәвештә борынгы мәчет ачылды. Гыйбадәт йорты 1903-1905 елларда төзелгән. Шулай итеп, аның таш һәм кирпечтән салынган диварларына 117 ел. Узган елны биредә эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр һәм барлык эшләр төгәлләнгәч ул кабаттан авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Авылда 350гә якын хуҗалык бар.

Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайтты, стена һәм түшәмнәр яңартылды, идән җылытылды. Киләсе елга мәчетнең тышын да төзекләндерү көтелә. Әлеге эшләр район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылды.

Мәчет ачылу уңаеннан Яңа Чишмә районы мөселманнарының сөенечен бүлешергә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайтты. Ул район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә, шулай ук мәчетне төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нәсыйхәтләрен җиткерде, мәчетнең буш тормавын теләп, якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрикләде. 

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана