Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

28 февраль 2023 ел 15:18
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Шәгъбан аеның 8нче көнендә (28нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халык кабул итү көнен уздырды.

Бер сәгать дәвамында мөфти белән шәхсән очрашуга алдан язылып төрле үтенеч-мөрәҗәгатьләр белән дин кардәшләребез килде. Алар арасында волонтерлар, дин әһелләре, башкала мәчетләренә йөрүче мәхәллә кешеләре бар иде. Очрашуда күтәрелгән иң төп мәсьәләләрнең берсе – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм оештырып җибәрү булды. Казанның Залесный бистәсеннән килгән волонтерлар солдатларга азык-төлек һәм кием җыю турында сөйләделәр. Камил хәзрәт Нәзарәт тарафыннан Татарстан солдатларына илтеп тапшыру өчен чираттагы гуманитар йөк җыя башлау турында искәртте, ярдәм туплангач, аны якын арада мобилизацияләнгән солдатларның кулына илтеп тапшырылачак дип әйтте.

Халык кабул итү көнендә күтәрелгән чираттагы мәсьәләләр 2023нче елда хаҗны оештыру, татар мәкаме буенча дәресләр үткәрү белән бәйле булды.

Камил хәзрәткә язылып килүчеләрдән шәхси үтенеч-гозерләр, дини сораулар да килеп иреште. Аларга мөфти тәфсилләп җаваплар бирде, консультацияләр алу өчен күпканаллы “Даруль ифта” call-үзәге эшләвен искәртте. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана