Шәкертләр телевизион конкурста катнашу өчен вәгазь сөйләде

28 февраль 2023 ел 16:12
Шәкертләр телевизион конкурста катнашу өчен вәгазь сөйләде

Бүген, Шәгъбан аеның 8нче көнендә (28нче февральдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсенең көндезге бүлегендә укучы шәкертләр беренчеләрдән булып “Вәгазь” телевизион бәйгесендә катнашырга теләк белдерде. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның хәер-фатыйхасы белән беренче көнне вәгазь яздыруда 8 шәкерт катнашты. Шулай итеп, бәйгегә килеп ирешкән беренче эшләрнең темасы киң колачлыгы, үзенчәлеге һәм актуальлеге белән аерылып тора. Булачак дин әһелләре хәләл һәм хәрәм, рия, тәкәбберлек, күрше хакы, ниятнең дөрес булуы, Дәҗҗал, намазда ихласлык һ.б. темаларга кыска вәгазь-нәсыйхәтләрен ирештерделәр. Шәкертләрнең вәгазьләре һәр җомга көнне Татарстан дәүләт телевидениесенең “Яңалыклар” тапшыруында күрсәтелә башлый. Аның эфирга чыгу вакыты – иртәнге сәг. 09.15-тә.

Әлеге конкурс Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Нәзарәт тарафыннан уздырыла. Төп максат – татар телендә оста вәгазьчеләрне ачыклау һәм халыкка таныту, үтемле итеп сөйләү үрнәкләрен күрсәтү.

Бәйгедә 15 яше тулган һәркем (нинди һөнәр иясе булуга карамастан) катнаша ала. Конкурсантлар яшь буенча аерым бәяләнәчәк:

а) 15 яшьтән 20 яшькә кадәр (15 һәм 20 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

б) 21 яшьтән 35 яшькә кадәр (21 һәм 35 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

в) 36 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

Конкурста катнашучыларга түбәндәге таләпләр куела: вәгазь татар телендә булырга, яттан сөйләнергә һәм 7 минуттан артмаска тиеш. Бәйге ике этапта уздырыла һәм йомгаклау тантанасы белән төгәлләнәчәк. 

Конкурсның беренче этабы 2023 елның 15 нче февраленнән 1 нче октябрьгә кадәр (1 октябрьне дә кертеп) уздырыла. Беренче сайлап алу этабыында катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә (телефон белән төшерелсә дә ярый) tvvagaz@yandex.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Видеоязма белән бергә гаризаны да (катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, вазыйфасы, башкарылачак вәгазьнең темасы) беркетү зарур.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана