Мөслимдә хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үтте

28 февраль 2023 ел 18:37
Мөслимдә хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үтте

Шәгъбан аеның 6нчы көнендә (26нчы февральдә), Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар арасында 6нчы тапкыр “Әйтер сүзем бар сезгә” дип исемләнгән вәгазь бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада Ютазы, Чирмешән, Сарман, Әлмәт, Мөслим районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән катнашучылар вәгазь сөйләү осталыгы буенча көчләрен сынады. Бәйгедә барлыгы 21 хатын-кыз өч номинация буенча катнашты. Аларның һәрберсе рухи байлыкны мәгънәле итеп олысына-кечесенә җиткерә белде. Җюрида язучы Рәйсә Фәйзуллина, Әлмәт шәһәре мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, Мөслимнең хөрмәтле остазы, күп еллар ислам дәресләре укытучысы Әминә Хәкимова эшләде. Конкурста чыгыш ясаучылар белемнәрен ныгытып, күңелен баетып кайтып китте. Мөслим мөхтәсибәте вәгазь бәйгесен оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерә. Бәйге барышын карарга 60лап кеше килде.

Җиңүчеләр түбәндәгечә:

45 яшьтән зуррак ханымнар:

1.Шәмдинова Рәүфә

2.Мөхәммәтҗанова Лотфия

3.Бикбова Сәрия

20-45 яшьтәге хатын-кызлар:

1.Дебердеева Әминә, Хафаева Эльмира

2.Заһидуллина Фатыйма

3.Файзырова Фәридә

14-19 яшьлек кызлар:

1.Бадретдинова Мәликә

2.Исламова Исламия

3.Мәрданова Камилә

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана