Беларусь һәм Башкортстан дини берләшмәләренә Татарстан мөфтиятенең социаль проектлары тәкъдим ителде

01 март 2023 ел 18:06
Беларусь һәм Башкортстан дини берләшмәләренә Татарстан мөфтиятенең социаль проектлары тәкъдим ителде

Бүген, Шәгъбан аеның 9нчы көнендә (1нче мартта), интернет челтәрендә “Социаль проектлар: планлаштырудан алып тормышка ашыруга кадәр” видеоконференциясе узды. Әлеге чарада Беларусь, Татарстан һәм Башкортстан мөселман дини оешмаларының социаль эшчәнлек алып баручы, яшьләр хәрәкәтен оештыру белән шөгыльләнүче вәкилләре катнашты, шул исәптә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова да.

Утырышта катнашучыларны беренче булып Баларусь Республикасы Мөфтие Әбу-Бәкер Шабанович сәламләде. Ул мөселман дини оешмасы карамагында эшләүче хатын-кызлар хәрәкәте эшчәнлегенә тукталды, социаль проектларны тормышка ашыру буенча тәҗрибәләрне өйрәнү кирәклеккә басым ясады. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, якын арада көтелгән чаралар программасы белән таныштырды, “Татары Белоруссии: история и современность” дип исемләнгән конференциягә чакырып калды.

Айгөл ханым Биктимирова үз чиратында “MislimMol” мөселман яшьләре хәрәкәте хакында сөйләде. Ул Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенең үзенчәлекләренә тукталып, эчтәлеге елдан-ел үсүен, быелгы чара “Эшлә! (Делай!)” исеме астында яңа форматта үтүен җиткерде. Конференциядә катнашучылар өчен тагын MislimMol проектларын тормышка ашыруда техник мөмкинлекләр, информацион технологияләрне файдалану буенча воркшоп үткәрелде. Айгуөл ханым шулай ук республикада яшьләр проектларына грантлар алу өчен зур мөмкинлекләр тудырылуын, форумнар барышында күпләгән инструментлардан файдаланырга өйрәтү дәресләре үткәрелү, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан алып барылган хәйриячелек эшчәнлегенә дә аерым тукталып үтте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Нәзарәт тарафыннан саен үткәрелә торган форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар хәрәкәтен оештыру буенча да үрнәк булып тора. Волонтерларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Ел саен алар Диния нәзарәтенең традицион Республикакүләм ифтар, мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы һәм корбан итләрен җыю һәм тарату кебек дистәләгән социаль проектын оештыруда һәм уздыруда катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана