Казанда хатын-кызларның «Затлы мәҗлес»е узды

03 март 2023 ел 12:27
Казанда хатын-кызларның «Затлы мәҗлес»е узды

Шәгъбан аеның 10 нчы көнендә (2 март), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Затлы мәҗлес» проектында катнашучыларның - мөслимәләрнең һәм исламны өйрәнүчеләрнең 2023 елдагы беренче очрашуы узды. Мөслимәләрнең һәр очрашуы үзенең кызыклы булуы белән аерылып тора. Кичәге мәҗлес тә истә калырлык булды: 70 кызга «Вакыт кадере» дигән фәлсәфи спектакль күрсәтелде.

Спектакльдә вакыт кадере һәм аның максатка ирешү өчен мөмкинлекләр бирүенә кагылышлы тема күтәрелде. Мөслимәләр теге яки бу геройның эчке дөньясын аңлый алсын өчен, спектакль интерактив формада куелды: төп геройлар тамашачылар белән «күзгә күз карап» аралашты. Спектакльнең тавышлы булуы (арткы планда сәгатьнең текелдәве һәм кешенең йөрәк тибеше ишетелү) аның эмоциональ тәэсирен тагын да көчәйтте, теманы тирәнрәк аңларга һәм ачарга мөмкинлек бирде. Сценарий, кунакларны үзенә җәлеп итеп, яшәеш асылы, тормыш мәгънәсе, кылган гамәлләре һәм галәмдәге урыны турында уйланырга этәрде. Һәр мөслимә геройлар сөйләгән хикәятләр һәм вакыйгаларда үз күңеленә якын булганны тапты, кайбер урыннарда хәтта елап та җибәрде. Шулай итеп, Каһирә аэропортында үз рейсын көткән һәм Аллаһ ихтыяры белән очрашкан спектакль геройларының тормышы һәм аларның бу дөньяның иң зур байлык – вакыт турындагы фикерләре кызларның күңеленә хуш килде.

Оештыручыларның нияте буенча, барлык кызлар да чара азагында үзенә киләчәккә хат язды, хыял-максатларын барлады. Аннан соң спектакль турында фикер алыштылар – ул шулкадәр җанлы һәм җылы мохиттә узды ки, спектакль ике сәгать чамасы баруга карамастан, кызлар кайтып китәргә ашыкмады, оештыручылар һәм төп геройлар белән тәэсирләре белән уртаклашуны дәвам итте

Хатын-кызларның чираттагы очрашуы бүген – 3 мартта – Галиев мәчетендә узачак һәм Рамазан аена әзерлеккә багышланачак.

Белешмә.

Хатын-кызларның «Затлы мәҗлес»е – дәресләр, лекторийлар форматында үтүче чаралар түгел, бу безнең гүзәл динебез турында рухи сөйләшүләр. Җыелышлар Казанда 2021 елдан бирле үткәрелә һәм төрле яшьтәге, төрле эштә эшләүче, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләре төрле булган  хатын-кызларны үз тирәсенә туплый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана