Мөфти «Россия – ислам дөньясы» төркеменең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре илчеләре белән очрашуында катнашты

06 март 2023 ел 18:35
Мөфти «Россия – ислам дөньясы» төркеменең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре илчеләре белән очрашуында катнашты 

Бүген Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгының кабул итүләр йортында «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр илчеләре белән очрашты.

Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Чара 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елда «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге перспективалары буенча узды. 

Марат Хөснуллин һәм Сергей Лавров ассызыклаганча, мөселман илләре белән хезмәттәшлек – Россиянең тышкы сәясәтендә иң мөһим өстенлекләреннән берсе. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында барлык чит ил һәм Россия коллегаларына «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эше юнәлеше буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул 18-19 майда булачак «Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Forum» халыкара икътисади форумына аерым тукталды.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте фотосурәтләре һәм мәгълүматы файдаланылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана