Шәгъбан аеның 16нчы көнендә (8нче мартта), Чирмешән мөхтәсибәтендә 3нче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә йөреп Коръән укырга өйрәнгән 5-15 яшьлек балалар катнашты. Бәйгедә көч сынашырга районның 20ләп авыл мәчетеннән 100дән артык малай һәм кыз килде. Катнашучылар 4 номинациягә бүленеп, үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтте. Коръән укучыларга КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендә жюри бәя бирде. Бәйгедә малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде һәм җиңүчеләргә граматолар, бүләкләр тапшырылды.
Чирмешән мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды
10 март 2023 ел 12:06
Соңгы яңалыклар
"Кол Шәриф" мәчетендә яздырылган бию видеосы мөнәсәбәте белән рәсми мөрәҗәгать
12 август 2023 ел 14:43
ITS халыкара биржасы РИИ һәм Нәзарәт методикасы буенча беренче ислам индексын эшләтеп җибәрде
10 август 2023 ел 16:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы