Мөфти Җиддәдә Татарстан Рәисенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчесе белән очрашуында катнашты

12 март 2023 ел 19:00
Мөфти Җиддәдә Татарстан Рәисенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчесе белән очрашуында катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә - Согуд Гарәбстаны Корольлегендә эш сәфәрендә. Бүген биредә, Җиддәдә, ТР Рәисе, “Россия ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. 

Җитәкчеләр Стратегик караш төркеме һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы хезмәттәшлеге, алда торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV Халыкара икътисади форумын уздыру, ислам илләрендә спорт, аерым алганда, хоккей үсеше һ.б. мәсьәләләр турында фикерләште. 

Рәсми очрашу тәмамлангач, Рөстәм Нургали улы һәм Камил хәзрәт гомрә (кече хаҗ) кылып, Мәккәдәге Хәрам мәчетендә булды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана