Татарстанда Рамазан ае ничек узачак: Нәзарәттә зур матбугат очрашуы узды

14 март 2023 ел 12:42
Татарстанда Рамазан ае ничек узачак: Нәзарәттә зур матбугат очрашуы узды 

Бүген, Шәгъбан аеның 22 нче көнендә (14 мартта), Диния нәзарәтендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат очрашуы узды. Журналистлар белән очрашуда ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, "Рухи моң" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин һәм “Татарстан” телерадиокомпаниясе вәкиле Мөршидә Җиһан чыгыш ясады.

Алар голамәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итте һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләде. Сезгә матбугат очрашуында яңгыраган мөһим мәгълүматны җиткерәбез.

Рамазан ае кайчан башлана?

Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2023 елның 23 мартында.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла?

Беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына. 

Рамазан аенда ураза ничә көн тотыла?

Ураза быел 29 көн тотыла.

Мөселманнар Ураза гаетен кайчан бәйрәм итәчәк?

Ураза бәйрәме быел 2023 елның 21 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре нинди?

Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазанда Татарстан мөселманнары өчен нәрсә әзерләнде?

    1) Коръәнне хәтем кылу

Көн саен Казанның “Галиев” мәчетендә өйлә намазыннан соң Коръән укылачак. Нәзарәтнең телеграмм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак. Хәтем шулай ук башка кайбер мәчетләрдә дә кылыначак.

   2) Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар

Казанда ифтарлар 41 мәчеттә узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларның исемлеге белән Нәзарәт сайтында танышырга мөмкин. Исемлек ай дәвамында тулыландырылырга мөмкин.

Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте:

Көн саен:

1

“Галиев"

Г.Тукай ур, 40 йорт

2

"Гадел"

Казан ш., Оренбург проезды, 193 йорт

3

“Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчете

Казан ш., Каюм Насыйри урамы, 17 йорт

4

"Туган авылым"

Казан ш., Туфан Миңнуллин урамы, 14 е йорты

5

"Хәдичә"

Казан ш. Мир ур. 3 йорт

6

"Өмет"

Казан ш., Дачная урамы, 3 а йорты

7

"Тынычлык"

Казан ш., Мелитопольская урамы, 15 йорты

8

"Ал"

Казан ш., Мәҗит Гафури урамы, 67 йорты

9

"Хөзәйфа"

Казан ш., Юлиус Фучик урамы, 52 йорт, 1 к.

10

"Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчете”

Казан ш., Һади Такташ урамы, 26 йорт

Ифтар-бокслар кайда таратылачак:

1

"Ризван"

Казан ш., Хөсәен Мәүлетов урамы, 48 а йорты

Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Бистә Нуры Габделгалләм”

Казан ш., Пионерская урамы, 5 йорт

2

"Гаилә"

Казан ш., Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт

3

"Ислам"

Казан ш., Вяземская урамы, 28 йорт

4

"Иман нуры"

Казан ш., Дорожная урамы, 32 а йорты, 1 к.

5

"Әхтәм"

Казан ш., Мирсәй Әмир урамы, 15 йорт

6

“Вәлидәйн”

Казан ш., Тамчы урамы, 42 йорт

7

"Ярулла"

Казан ш., Нокса урамы, 32 д йорты

8

“Коддус”

Казан ш., Яснополянский тыкрыгы, 16 йорты

Мөмкинлеккә карап, ике көнгә – бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

1

"Ибраһим"

Казан ш., Локаторная урамы, 33 б йорты

2

"Саләх"

Казан ш., Мамадыш тракты урамы, 18 йорт

3

"Шәрәфетдин"

Казан ш., Ягодная урамы, 6 д йорты

4

"Мөслимә"

Казан ш., ул. 1 нче Нокса урамы, 31 йорт

5

"Дин Ислам"

Казан ш., Чишмәле урамы, 17 а йорты

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Ярдәм”

Казан ш., Серов урамы, 4 А йорты

2

"Мәүлид"

Залесный бистәсе, Селянская урамы, 23 йорт

3

"Миргазиян"

Казан ш., Декабристлар урамы, 111 йорт

4

"Рамис"

Яңа Юдино бистәсе, Яңа Юдино урамы, 140 йорт, 2 к.

5

"Рамазан"

Казан ш., Окольная урамы, 25 б йорты

6

"Әл-Ислах"

Осиново бистәсе,  Комсомольская урамы, 6 Б йорты

7

"Бишбалта"

Казан ш., Клара Цеткин урамы, 14 йорт

8

"Рәҗәб"

Казан ш., Энгельс урамы, 20/39 йорты

9

“Ай Нуры”

Казан ш., ул. Академик Королев урамы, 2 йорт

“Ярдәм - Помощь” гомуммилли хәйрия фонды көн саен бу мәчетләрдә ифтар өчен ланч-бокслар таратачак:

1

"Ярдәм"

Казан ш., Серов урамы, 4 А йорты

2

"Рамазан"

Казан ш., Окольная урамы, 25 б йорты

3

"Рәҗәб"

Казан ш., Энгельс урамы, 20/39 йорты

4

"Ай Нуры"

Казан ш., Ак.Королев урамы, 2 йорт

5

"Әл-Ислах"

Осиново бистәсе,  Комсомольская урамы, 6 Б йорты

6

"Мәүлид"

Залесный бистәсе, Селянская урамы, 23 йорт

7

"Рамис"

Яңа Юдино бистәсе, Яңа Юдино урамы, 140 йорт, 2 к.

8

"Миргазиян"

Казан ш., Декабристлар урамы, 111 йорт

9

"Бишбалта"

Казан ш., Клара Цеткин урамы, 14 йорт

10

"Азатдин Ирек"

Казан ш., Лагерьная, 111 йорт

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Нур-әл-Ислам”

Казан ш., Бигиев урамы, 36 йорт

2

“Салихҗан”

Казан ш., Бестужев урамы, 66 а йорты

3

“Рәхмәтулла”

Казан ш., Симонов урамы, 2 йорт

Мөмкинлеккә карап, ике көнгә – бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

1

“Фатиха”

Кадыш бистәсе, Рихард Зорге урамы, 2 а йорты

2

“Кыйбла”

Щербаков бистәсе, Молодежная урамы, 1 а йорты

3

“Өмет”

Борисоглебск бистәсе, Школьная урамы, 4 а йорты

Яр Чаллы шәһәренең Яр Чаллы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Ихлас”

Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе, Гвардейская урамы, 9

2

"Җәмигъ"

Яр Чаллы шәһәре, Р. Беляев проспекты, 30 (15/15)

3

"Әбүзәр"

Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ, Крупская урамы, 14 а йорты

4

“ГЭС мәхәлләсе мәчете”

Яр Чаллы шәһәре, ГЭС эшчеләр бистәсе, А. Гайдар тыкрыгы, 5 (3/26а)

5

“Кәүсәр”

Яр Чаллы шәһәре, 32 нче комплекс, 24А

6

“Чаллы Яр”

Яр Чаллы шәһәре, Казан проспекты, 179

7

“Утыз Имәни”

Яр Чаллы шәһәре, Мәләкәс аръягы микрорайоны, Аэродромная урамы, 20

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Җәмигъ”

Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59 йорты

2

“Нур”

Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 12 а йорты

3

Шәңгәлче авылы мәчете

Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы

4

Югары Чаллы авылы мәчете

Түбән Кама районы, Югары Чаллы авылы

5

Кызыл Чапчак авылы мәчете

Түбән Кама районы, Кызыл Чапчак авылы

6

Кама Аланы бистәсе мәчете

Түбән Кама районы, Кама Аланы бистәсе

7

Трудовой бистәсе мәчете

Түбән Кама районы, Трудовой бистәсе

8

“Ак каен” мәхәлләсе

Түбән Кама шәһәре, Студентлар ур., 27 йорт, 20 фатир

Мөмкинлеккә карап, ике көнгә – бер, өч көнгә бер тапкыр:

1

Ташлык авылы мәчете

Түбән Кама районы, Ташлык авылы

2

Зур Афанас авылы мәчете

Түбән Кама районы, Зур Афанас авылы

3

Каенлы авылы мәчете

Түбән Кама районы, Каенлы авылы

4

Түбән Уратма авылы мәчете

Түбән Кама районы, Түбән Уратма авылы

5

Түбән Чаллы авылы мәчете

Түбән Кама районы, Түбән Чаллы авылы

6

Туба авылы мәчете

Түбән Кама районы, Туба авылы

7

Төзүчеләр бистәсе мәчете

Түбән Кама районы, Төзүчеләр бистәсе

8

Ширәмәт авылы мәчете

Түбән Кама районы, Ширәмәт авылы

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт мөхтәсибәте

Көн саен:

1

1 нче мәхәллә

Әлмәт ш., Баруди урамы, 2

2

2 нче мәхәллә

Әлмәт ш., Совет урамы, 71

3

6 нчы мәхәллә

Әлмәт ш., Макаренко урамы, 14А

4

“Нурлы”

 Әлмәт ш., Галиев урамы, 30 (Агропоселок)

5

“Аксу”

Әлмәт ш., Радищев урамы, 12А

6

“Нурсала”

Әлмәт ш., Урсала торак массивы, Колхоз урамы, 120В

7

"Тәзкирә"

Әлмәт ш., Кальметов урамы, 1Б

8

"Мәдинә"

Әлмәт ш., Комсомол урамы, 53А

9

"Марс"

Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсе, Совет урамы, 43

10

Яңа Кәшер авылы мәчете

Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы

11

Яңа Нәдер авылы мәчете

Әлмәт районы, Яңа Нәдер авылы

12

Бишмунча

авылы мәчете

Әлмәт районы, Бишмунча авылы

13

Габдрахман авылы мәчете

Әлмәт районы, Габдрахман авылы

14

Тайсуган авылы мәчете

Әлмәт районы, Тайсуган авылы

15

Ю.Мактама авылы мәчете (1 нче мәхәллә)

Әлмәт районы, Югары Мактама авылы

16

Елховой авылы мәчете (1 нче мәхәллә)

Әлмәт районы, Елховой авылы

17

Елховой авылы мәчете (2 нче мәхәллә)

Әлмәт районы, Елховой авылы

18

Түбән Абдул авылы мәчете

Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

19

Сөләй авылы мәчете

Әлмәт районы, Сөләй авылы

20

Кама-Исмәгыйль авылы мәчете

Әлмәт районы, Кама-Исмәгыйль авылы

Яшел үзән шәһәре һәм Яшел үзән районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Нур” мәчете

Яшел үзән районы, Әйшә авылы, Молодёжная урамы, 1

2

Васильево бистәсе Җәмигъ мәчете

Яшел үзән районы, Васильево бистәсе, Леваневский урамы, 7А

Рамазан аеның так көннәрендә:

1

Яшел үзән шәһәре Җәмигъ мәчете

Яшел үзән шәһәре, Гоголь урамы, 19. Тел.: 8 (84371) 4-08-86

Рамазан аеның җөп көннәрендә:

1

“Тынычлык” мәчете

Яшел үзән шәһәре, Столичная урамы, 2В Тел.: 8 (84371) 3-41-51

Мөмкинлеккә карап:

1

Олы Клүчә авылы мәчете

Яшел үзән районы, Олы Клүчә авылы, Стадионная урамы, 2

2

Бело-Безводное авылы мәчете

Яшел үзән районы, Бело-Безводное авылы, Татарстан урамы, 3

Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

Кече елга авылының “Хафизулла” мәчете

Лаеш районы, Кече елга авылы, Школьная урамы, 38

2

Гәбиш авылы мәчете

Лаеш районы, Гәбиш авылы, Муса Җәлил урамы, 8А

3

Нурминкә авылы мәчете

Лаеш районы, Нурминкә авылы, Үзәк урам, 28Б

4

Усад авылының “Ихлас” мәчете

Лаеш районы, Усад авылы, Габдулла Тукай урамы, 2

5

Олы Кабан авылының “Хава” мәчете

Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Совет урамы, 88А

6

Каип авылының “Борһан” мәчете

Лаеш районы, Каип авылы, Матвеев урамы, 1/1

7

Сокуры авылының “Юлчы” мәчете

Лаеш районы, Сокуры авылы, Державин урамы, 2А

8

Пәрәү авылы мәчете

Лаеш районы, Пәрәү авылы авылы, Совет урамы, 15

Мөмкинлеккә карап:

1

Вороновка авылының “Сабырлар” мәчете

Лаеш районы, Вороновка авылы, Парковая урамы, 2А

2

Столбище авылы мәчете

Лаеш районы, Столбище авылы, Совхозная урамы, 1А

Питрәч районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

Яңа Шигали авылының Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет

Питрәч районы, Яңа Шигали авылы, Совет урамы, 31Б

       3) 11 Республикакүләм ифтар

11 Республикакүләм ифтар үткәрелү көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. 11 Республикакүләм ифтары волонтеры булыр өчен +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.

        4)   Нәзарәтнең изге Рамазан ае уңаеннан биналарның тышкы бизәлеше буенча “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе

Татарстан Диния нәзарәте иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмаларны “Нурлы Рамазан” бәйгедә катнашырга һәм республикада изге ай мохитен тудырырга чакыра. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителә. Башка җиңүчеләрне дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге Рамазан аеның беренче көненнән (23 марттан) алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (21 апрельгә) кадәр саклануын күздә тота.  Катнашу шартлары гади: 2023 елның 25 мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлеш фотоларын җибәрергә кирәк (тулырак – Кушымтаның 2 нче пунктында). Финалга чыгучылар 16 апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

        5) Ачык телевизион «Вәгазь» бәйгесе 

Конкурс Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырыла. Төп максат – татар телендә оста вәгазьчеләрне ачыклау һәм халыкка таныту, үтемле итеп сөйләү үрнәкләрен күрсәтү. Бәйгедә 15 яше тулган һәркем (нинди һөнәр иясе булуга карамастан) катнаша ала. Алар 7 минуттан артмаган вәгазьне татар телендә яттан сөйләргә тиеш. 

        6) “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесе

Бәйгене “Рухи моң” иҗат берләшмәсе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә оештыра. Мәгълүмати партнер – “Тәртип” радиосы. Бәйге татар мәкаме һәм традицион мелодика калыпларын кайтаруны, татар халкының нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баетуны, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны; шулай ук Татарстан мәчетләрендә азан әйтелешен һәм вәгазьләрнең сыйфатын яхшыртуны максат итеп куя.

Конкурс «Дини җыр”, “Мөнәҗәт”, “Милли мәкам белән азан әйтү”, “Вәгазь cөйләү” номинацияләрендә уза. Эшләргә дин һәм сәнгать өлкәсе белгечләреннән торган мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанда “Чулпан” мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә сәхнәдә фестиваль итеп уздырылачак. Бәйге турында тулы мәгълүмат белән azan.tatar cайтында танышырга мөмкин. Барлык сораулар өчен телефон: 89274132038; 89274433404.

       7) “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәр ел саен Рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырыла: 

- Авыру балаларга ярдәм итү. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае»  акциясе кысаларында 20 балага ярдәм күрсәтелде. 2023 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук 20 авыру балага булышырга ниятли.

2023 ел Рамазаны геройлары:  

1) Кәбирова Илзира, 11 яшь. Аның диагнозы – умыртка мусскуллары атрофиясе, умыртка баганасы 3-4 нче дәрәҗәдә кәкрәйгән. Илзира сау-сәламәт булып туган һәм 7 айга кадәр гадәти бала булган. Соңрак әти-әнисе аның – таяна һәм аягына баса алмый башлавына игътибар итә. Ике ел дәвамындагы тикшеренүләрдән соң аңа умыртка мусскуллары атрофиясе дигән диагноз куела. Хәзер Илзирага 11 яшь. Аның мускуллары бик зәгыйфь, утыра да, йөри дә алмый. Әти-әниләре аны ике ай саен массажга һәм дәвалау физкультурасына йөртергә тырыша. Илзираның әти-әнисенә финанс яктан ярдәм итү өчен, "Зәкят" хәйрия фонды 60 000 сум күләмендә акча җыя.

2) Насыйбуллина Майя, 8 яшь. Аның диагнозы –  дезагригацион тромбоцитопатия. Әнисенең йөклелек чоры җиңел булмаган – ул Майяны авырлык белән күтәргән. Шуңа күрә Майя үсеш ягыннан яшьтәшләреннән бераз калыша. Туганнан бирле кызның тәне гел күгәреп тора. Бары тик 5 елдан соң гына аңа дезагригацион тромбоцитопатия дигән куркыныч диагноз куела. Гади генә әйткәндә, баланың каны оемый. Бу вакыт эчендә Майя ике тапкыр канын югалта. Кызга тикшеренергә һәм тернәкләнү узарга кирәк. Ә болар бик кыйммәткә төшә. Гаиләдә Майядан башка тагын бер бала – абыйсы бар. Әнисе аларны берүзе тәрбияли. Барлык акча даруларга, балаларны дәвалауга һәм тәрбияләүгә китеп бара. "Зәкят" хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм итәр өчен, 60 мең сум күләмендә акча җыя.

3) Герасимов Андрей, 6 яшь. Аның диагнозы башына су җыелу белән бәйле (внутренняя постгеморрагическая гидроцефалия). Андрейга баш куышлыгындагы суны чыгару өчен операция ясалган. Шулай ук краниостеноз (баш сөягенең баш мие урнашкан өлеше үзгәреш кичергән), үзәк нерв системасы зарарлану, аутизм (РАС), сулыш органнары җитлекмичә туу белән бәйле авырулары бар. Андрей гуганнан бирле тормышка ябышып яши. Аңа алты ае тулганчы, гел реанимациядә ятарга туры килә. Аннан соң ул берничә айга үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү аппаратына тоташтырыла. Бәләкәй Андрей 3-4 яшенә кадәр сулыш органнары җитлекмичә туу һәм үпкәләрендә куыклар барлыкка килү аркасында гел сакланып (изоляциядә) яши. Әнисе акрынлап тернәкләнү курсларына йөртә башлагач, баланың шатлыгы эченә сыймый. Андрей бик хәрәкәтчән, тормышны яратучы бала, кешеләр белән аралашырга ярата. Авырулары күп булу, баш мие зарарлану һәм күп еллар сакланып яшәү сәбәпле, аның үсеше тоткарлана, җәмгыятькә җайлашып бетә алмый. Андрей бик мәгълүматны тиз отып ала, дәресләрне бик ярата. Аңа тернәкләнү узу өчен, "Зәкят" фонды 60 000 сум акча җыю турында хәбәр итә.

Балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2. Картага күчерергә:

 а) 5469 9801 5775 7903 номерлы Саклык банкы картасы (Илнур Мәхмүт улы Ә.).

б) 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасы (Илнур Мәхмүт улы Ә.).

в) 4279 3806 8793 7898 номерлы Саклык банкы картасы (Илнар Равил улы Р.).

Искәрмә. Бу балалар өчен акчаны әлеге карталарга рамазан аеның 1 нче көненнән (2023 елның 23 мартыннан) башлап күчерергә мөмкин.

3. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

- Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 550 аз керемле гаиләгә  3,5 тонна азык-төлек тапшырылды. Быел да, ким дигәндә, 500 мохтаҗга он, карабодай ярмасы, көнбагыш мае, тушенка, шикәр, токмач, чәй һәм хөрмә җимешеннән торган ризык җыелмаларын өләшү көтелә.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша
  2. 2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә  (Зилә Ириковна И.)
  3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

- Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан Республикасы районнарында ифтарлар уздыра. Узган елда Казан шәһәрендә һәм республика районнарында 3 725 мохтаҗ өчен 34 хәйрия ифтары оештырылды. Быел да аларны көн саен үткәрү көтелә. Сез дә бу ифтарларга килә яки аз керемле дин кардәшләргә авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга өлеш кертә аласыз. 

Ифтар уздыру өчен акчаны дүрт юл белән күчереп була:

1. 7715 номерына ИФТАР сүзе белән смс хәбәр юлларга

2. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)

3. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.

- Мохтаҗлар файдасына зәкят, фитр сәдакасын һәм фидияне җыю

Рамазан ае башлангач, мөселманнар – фитр сәдакасын һәм фидияне, традиион рәвештә зәкятне түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Коръән нигезендә халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.

Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда “Зәкят” хәйрия фонды 1 400 000 сум күләмендә фитр сәдакасы һәм фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты.

Фитр сәдакасын дүрт юл белән күчерергә мөмкин:

Фитр сәдакасын 23 марттан 20 апрельгә кадәр күчерергә мөмкин.

1. 2202 2004 8668 4499 номерлы Саклык банкы картасына (Динар Дамирович З.).

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. (Һәр очракта 15000 сум күләмендәге акчаны комиссиясез күчерергә мөмкин).

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

Фидия

Фидияне өч юл белән күчерергә мөмкин:

1. 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Гүзәлия Галимҗановна В.).

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

Зәкят

Әгәр сезнең зәкят түләү буенча сорауларыгыз булса, Нәзарәтнең “Даруль-ифта” сall-үзәгенә, бушлай федераль номерга шалтыратып, шәригать белгеченә мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800-222-76-67. Телефон иртәнге уннан (10:00) кичке дүрткә (16:00) кадәр эшли.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды түбәндәге реквизитлар буенча зәкят кабул итә:

1. 2202 2056 7305 9207 номерлы Саклык банкы картасына (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафисович Ф.)

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. (Һәр очракта 15000 сум күләмендәге акчаны комиссиясез күчерергә мөмкин).

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Сайт www.zakyatrt.com

5. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга.

- Татарстан Республикасының барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана