“Зәкят” хәйрия фонды “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәге балаларын кунак итте

15 март 2023 ел 13:20
“Зәкят” хәйрия фонды “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәге балаларын кунак итте

Бүген, Шәгъбан аеның 23нче көнендә (15нче мартта), “Зәкят” хәйрия фондына девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгеннән (Казан шәһәре) 15 бала килде. Очрашуның төп максаты – әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен хәйрия мәҗлесе үткәрүдән гыйбарәт булды: көн дәвамындагы программа танышуны, мастер-классларда, хәйрия ашларын һәм экскурсияләрне үз эченә алды. 

Беренче эш итеп “Зәкят” хәйрия фонды вәкилләре, әлеге бинада йөз ел элек бертуган Юнысовларның балалар приюты эшләвен искәртеп, бина буенча экскурсия үткәрделәр, аның салыну тарихына, революциягә кадәрге эшчәнлегенә һәм хәзерге көндә алып барылган төп проектларына тукталдылар. Иртәнге чәйдән соң, балаларга кием-салым кабул итү пункты, Коръән ятлау һәм гарәп теле дәресләре, мастер-класслар уза торган бүлмәләр, тегү кабинеты күрсәтелде, белем алу һәм тернәкләнү курслары узу өчен мөмкинлекләр, шартлар турында мәгълүмат бирелде. 

Балалар өчен мастер-класс беренче катта урнашкан күпфункцияле үзәктә узды. Аны укытучы-дефектолог, “Зәкят” фондында социаль-көнкүреш шартларына җайлашу дәресләрен алып баручы Ирина Җиһаншина алып барды. Ул башта печенье әзерләү буенча теоретик мәгълүматлар бирде, аннары билгеле бер эзлеклелектә практик эш башкарылды. Балалар кулы белән ясалган ризык бүген Ветераннар йортында тәрбияләнүче өлкәннәргә тапшырылды. 

Мастер-класс барган вакытта “Зәкят” фонды хезмәткәрләре балаларга күпләгән мәгълүматлар бирде: биредә 6-16 яшьлек үзенчәлекле (ДЦП, аутизм, Даун синдромыннан интегүче), күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар шөгыльләнә. Балалар шөгыльләнгән арада әниләр өчен тегү остаханәсендә осталыкларын үстерә ала, психолог киңәшләрен ала, фитнес, гимнастика күнегүләрен алу каралган. “Зәкят” фондында дин дәресләрен танылган хәзрәтләр, имамнар, ислам белгечләре алып бара. 

“Дуслык” приютында 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә. Алар приютта тәүлек буе яшиләр. 

Приютта балаларның моңа кадәр печенье ясау буенча мастер-классларда катнашканы булмаган, алар бу дәресне бик яратып кабул итте. Аннары Апанай мәчетенә һәм мәдрәсәсенә экскурсия үткәрелде, биредә алар төшке аш белән сыйланды, соңыннан балалар Ветераннар йортына китте. Әлеге чаралар барысы да “Зәкят” хәйрия фонды белән бергәлектә узды: балаларның экскурсияләргә алып йөрү фонд машиналары һәм хезмәткәрләре ярдәмендә башкарылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана