“Ярдәм” мәчете Рамазанда ниләр әзерли?

15 март 2023 ел 17:27
“Ярдәм” мәчете Рамазанда ниләр әзерли?

Бүген, Шәгъбан аеның 23нче көнендә (15нче мартта), Казанның “Ярдәм” мәчетендә Рамазан-шәриф ае якынлашу уңаеннан журналистлар белән очрашу узды.

Каләм әһелләренә фонд хезмәткәрләре, волонтерлар, имамнар, реабилитантлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Күпкырлы эшчәнлек буенча экскурсияләр оештырылды.

Өйлә намазыннан соң очрашу быелның 5нче февралендә арабыздан киткән кардәшебез Рифат хаҗи Йосыповны искә алу мәрасиме белән башланды. Танылган режиссер хакында истәлек-хатирәләре белән аның хезмәттәшләре Илфат Фәйзрахманов, Илдар Кыямов, Ләйсирә Фазлыева һ.б. уртаклашты. Коръән укып, дога кылу мәҗлесендә мәрхүмнең улы Данияр Рифат улы Йосыпов, бертуган абыйсы Рафаэль Вәкил улы Йосыпов та катнашты. 

Аннары журналистлар белән очрашуда күрмәүчеләр өчен махсус Брайль системасы буенча басылып чыккан Коръән һәм рус телендә Нәзарәтнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы, Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабы тәкъдим ителде. Әлеге басмалар күп еллар дәвамында тернәкләндерү үзәгендә белем алган 8 меңгә якын мөселман кардәшләребезгә бушка таратылачак.

Аннары матбугат очрашуында төп тема буларак Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре күтәрелде. Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов катнашучыларга Татарстан мөфтиятенең фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәренә кагылышлы карарларын җиткерде. Алга таба Рамазан ае дәвамында көтелгән чараларга тукталды: шуның берсе – көн саен “Ярдәм” мәчете чатырында 500 кешегә ифтар ашлары әзерләү ниятләнә. Әлеге авыз ачу мәҗлесләрендә мәхәллә мөселманнарыннан тыш, изге айда бөтен Россиядән тернәкләндерү курсларына җыелган күрмәүче дин кардәшләр дә катнаша алачак. Курсларга килүчеләрнең барысы да – ураза тотучылар. Моннан тыш, пандемия вакытыннан башланып киткән ифтар-бокслар тарату традициясе дә дәвам иттереләчәк. Быел мөхтәсибәт карамагында эшләүче унлап мәчеткә көн саен 1000 ланч-бокс җиткереләчәк. Ланч-бокс үз эченә тулы комплекслы кичке ашны күздә тота: салат, итле ризык, камыр ризыгы, җимешләр һ.б. Бу рәвешле ифтарны өйгә китереп бирү йөри алмаучы инвалидлар, үзе ашарга әзерли алмаучылар өчен уңайлы булып тора.

Тернәкләндерү курсларына килүчеләр өчен Рамазан ае уңаеннан төзелгән программа Коръән уку һәм ятлау дәресләренә зур игътибар бирелүе белән аерылып тора. Дәресләрне ислам белгечләре һәм Коръән-хафиз алып барачак. “Ярдәм” мәчетендә тәравих намазларында Коръәнне тулысынча укып чыгу көтелә.

Рамазан аенда дин кардәшләребез быел үз ишекләрен ачарга әзерләнүче “Сөләйман” мәчетен әзерләп тапшыру өчен дә үз өлешләрен кертә ала. Хәзерге вакытта мәчеттә эчке эшләр алып барыла. Карлар эреп беткәч мәчетнең тирә-юнен матурлау эшләрен башкарып чыгу һәм Корбан гаетенә ачу ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана