Аксакаллар Татарстанның дини-туристик маршрутларын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды

16 март 2023 ел 16:08
Аксакаллар Татарстанның дини-туристик маршрутларын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды

15-16нчы март көннәрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә республика аксакаллары Әтнә, Арча, Кукмара районнарындагы дини-туристик маршрутлар буенча күчмә киңәшмә узды. Дини-туристик маршрутлар борынгы мәчет биналары белән танышу, татар дин әһелләре һәм галимнәренең исемнәре белән бәйле урыннарда булу, милләт зыялылары җирләнгән каберлекләргә барып дога кылуны күздә тотты. Аксакаллар мәчет-мәхәлләләр катнашында татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау буенча киңкырлы тәҗрибәне өйрәнде, рухи мирас һәм дини шәхесләрнең тормышын, иҗатын барлау үзәкләрендә, музейларда булды, махсус оештырылган күргәзмәләрне карады. Аксакалларның Казан арты районнарына эш сәфәренең төп максаты – халыкны, аеруча яшьләрне туристик-истәлекле урыннарга җәлеп итү һәм Татарстанның башка районнарында да ислам дине тарихы белән тыгыз бәйләнгән урыннар буенча маршрут төзү мөмкинлекләрен өйрәнүдән гыйбарәт. Әлеге юнәлештә башланган эшчәнлек Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында тормышка ашырылачак.

Аксакаллар беренче эш итеп Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң ачылган таш мәчетне һәм шунда ук урнашкан музейны карады. Әлеге гыйбадәт йорты Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1769 елда салынган Казан читендәге иң беренче таш мәчет булуы белән үзенчәлекле. Ул төзекләндерелеп 2020нче елның декабрендә ачылды. Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев һәм Түбән Бәрәскә авылы таш мәчетенең имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт мәчетнең тарихы турында сөйләде, аны төзекләндерү этаплары белән таныштырды. Очрашу кунакларда зур кызыксыну уятты, алар җирле дин әһелләренә үзләренең сорауларын бирде. Аннары Олы Әтнә авылы мәчетендә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән очрашу узды.

Алга таба Татарстан аксакаллары Арча шәһәрендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә һәм Яңа Кырлай авылында урнашкан Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булып киттеләр.

Бүген исә кырыктан артык аксакал Кукмара районы Мәчкәрә авылына сәфәр кылды. Биредә кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасын барып күрү чаралары, экскурсияләр оештырылды: бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын карау, Коръән укып дога кылу, төзекләндерү эшләре башланган борынгы Беренче Җәмигъ мәчетне карау оештырылды. Аннары Кукмара шәһәре Туеш мәхәлләсе һәм “Һидаять” тәрбия үзәге тарафыннан алып барылган эшчәнлек белән таныштыру үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана