Алабуга шәһәре хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе эшли башлады

17 март 2023 ел 12:37
Алабуга шәһәре хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе эшли башлады

Шәгъбан аеның 24нче көнендә (16нчы мартта), Алабуга үзәк район хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Әлеге тантана дин әһелләре, хастаханә җитәкчелеге, намаз укучы пациентлар катнашында узды. 

Мөбарәк чарада барлык җыелган халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде, тәбрикләү, нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Ул үзенең чыгышында хастанәдә намаз бүлмәсе булдыруның мөһимлеге, кирәклеге турында әйтеп үтте, әлеге изге эштә катнашкан, үз өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәтләрен белдерде. Мөфти урынбасары Алабуга шәһәре һәм сәламәтлек саклау учреждениесе җитәкчелегенең дин тотучыларга игътибарлы булуларын билгеләп үтте. Шунысын билгеләргә кирәк, намаз уку бүлмәсе белән янәшәдә православ динендәгеләр өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылды. 

Тантана кунаклары рәсми рәвештә тасманы кисеп, тәкбир әйтеп бүлмәгә үтте, аннары намаз укылды һәм догалар кылынды.

Намаз уку бүлмәсе, пациентларның үтенечен исәпкә алып, Алабуга үзәк район хастаханәсенең беренче катында, иң уңайлы, эзләп табу өчен җиңел булган урында урнашкан. Аның гомуми мәйданы – 12 квадрат метр. Бүлмәгә кереп, берьюлы 10 кеше басып намаз укый ала. Намаз бүлмәсенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хастаханәдә дәваланучылар керә ала.

Хастаханәдә намаз уку бүлмәсе Алабуга мөхтәсибәте, шулай ук район аксакаллары белән бердәм хезмәттәшлек нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Намаз бүлмәсенә ремонт ясауда мөселман кардәшләр үз өлешләрен кертте, мөхтәсибәт тарафыннан Коръән китаплары, Нәзарәт бастырып чыгарган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы, намаз уку келәме бүләк ителде. 

Республика хастаханәләрендә намаз уку бүлмәләрен ачу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында Генераль килешү нигезендә алып барыла. Әлеге килешү дини оешмаларның социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча мөмкинлекләрен исәпкә алып, дин һәм сәламәтлек саклау арасында үзара бәйләнешләрнең тарихи рухи традицияләрен торгызу максатыннан төзелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана