Болгар ислам академиясендә Гамәлгә куючылар советы утырышы үтте

17 март 2023 ел 13:43
Болгар ислам академиясендә Гамәлгә куючылар советы утырышы үтте

Бүген, Шәгъбан аеның 25нче көнендә (17нче мартта), Казанда Болгар ислам академиясенең Гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Җыелыш эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе Мөхәммәт Таҗетдин, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов, шулай ук ТР Рәисе хакимияте вәкилләре, шул исәптән ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, белем бирү һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов уку йортының 2020-2022нче еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Җыелышта катнашучы җитәкчеләр башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләп уздылар һәм Айнур Әхәт улына рәхмәтләрен белдерделәр. Аннары киңәшмә көн тәртибенең төп мәсьәләсенә – Болгар ислам академиясе ректорын сайлауга күчте. Гамәлгә куючылар советы карары белән уку йортының җитәкчесе итеп Татарстанның атказанган юристы, ТР Конституция судының элеккеге рәисе Фәрхәт Хөснетдинов сайланды. Утырышта катнашучылар академиянең яңа җитәкчесенә җаваплы вазифада нәтиҗәле эш алып баруны теләде.

Моннан тыш, киңәшмәдә Болгар фәнни-белем бирү кластерын төзү мәсьәләсе каралды. Аның концепциясен бүген Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, БИАның беренче ректоры, РИИ һәм КИУ ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Бүгенге киңәшмәдә чыгыш ясаучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул Болгар фәнни-белем бирү кластерын төзү буенча Рәфикъ хәзрәтнең тәкъдимен хуплады. Моннан тыш, ул тагын бер кат Болгар академиясе каршында Россиякүләм мөселман галимнәре (голәмәләр) шурасы һәм дини әдәбият экспертизасы буенча Бөтенроссия советы төзү мәсьәләсен күтәрде.

Академия үсешендә хәл итәсе сораулардан Камил хәзрәт остазларны җәлеп итү һәм аларны саклап калу мәсьәләләрен атады. Аларның хезмәтенең мөһимлеген ассызыклап, ул мөгаллимнәрнең БИАда хезмәт итүләре белән канәгатьлек алу дәрәҗәсен күтәрү буенча комплекслы чаралар кертергә тәкъдим итте. Белем бирү эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләреннән Камил хәзрәт уку барышының гамәли юнәлешле булуын, Россиянең дин әһелләренә һөнәри эшчәнлек алып барудан туктамыйча белем алу мөмкинлеге бирүен атады.

Утырыш тәмамланганнан соң катнашучылар Мәрҗани мәчетенә кереп җомга намазы укыды. Аны бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана