“Зәкят” хәйрия фонды Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көненә багышланган кичә үткәрде

20 март 2023 ел 18:47
“Зәкят” хәйрия фонды Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көненә багышланган кичә үткәрде

Бүген, Шәгъбан аеның 28нче көнендә (20нче мартта), Рамазан ае алдыннан Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көненә багышланган хәйрия чарасы үткәрде. Бу уңайдан 45 кеше – Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр һәм әти-әниләр “Ханума” кафесына җыелды.

Әлеге чараны “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме алып баручысы Ләйсән ханым Ганиева ачып җибәрде. Аннары кунакларны “Зәкят” хәйрия фонды вәкилләре, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде, ә Миләүшә ханым Зарипова Рамазан ае якынлашу һәм сынауларга сабыр итү турында вәгазь сөйләде.

Аннары «Ханума» кафесы белгечләре пицца ясау һәм бәйрәм ашлары әзерләү буенча кулинария мастер-классы оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана