Мөфти Мәскәү – Казан видеокүперендә: “Рамазанда барыгызны да мәчетләребездә көтәбез. Рәхим итегез!”

21 март 2023 ел 13:10
Мөфти Мәскәү – Казан видеокүперендә: “Рамазанда барыгызны да мәчетләребездә көтәбез. Рәхим итегез!”

Бүген, Шәгъбан аеның 29нчы көнендә (21нче мартта), якынлашып килүче Рамазан ае һәм ураза башлану уңаеннан Татарстан мөфтияте һәм “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы арасында видеокүпер оештырылды. Ул “Изге Рамазан ае җитү: ураза һәм игелеклелек вакыты” матбугат конференциясе кысаларында узды. Очрашу спикерлары булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге генераль вәкиле Шәфигъ Пшихачев һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Дини җыены мөфтие Денис хәзрәт Мөхетдинов чыгыш ясады.

Мөхтәрәм дин әһелләре Рамазан аеның фазыйләтләре һәм уразаның хакыйкый кыйммәтләре турында сөйләделәр. Аннары, журналистларның сорауларына җавап биреп, алар үз җирлекләрендә Рамазан аен үткәрү планнары белән бүлештеләр. 

Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, Татарстан мәчетләрендә көн саен тәравих намазлары укылачак һәм Коръән хәтем кылыначак, ифтарларга әзерлек бара. Аерым алганда, бары Казанда гына да авыз ачу мәҗлесләре 40тан артык мәчеттә үтәчәк. Моннан тыш, елдагыча ифтарлар һәм тәравихлар Татарстан колонияләрендә дә узачак.

– Иң зур ифтар булып 11нче Республикакүләм ифтар көтелә, ул үзенә бар республикадан 11 мең кешене җыячак, – диде мөфти. – Авыз ачу сөенечен безнең белән бергә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һзм башка дәрәҗәле кунаклар бүлешәчәк. Республикакүләм ифтар ул – берьюлы күпләгән санда дин кардәшләребез җыела алган бердәнбер мәйданчык.

Шулай ук Камил хәзрәт журналистларның игътибарын “Нурлы Рамазан” бәйгесенә юнәлтте, ул Татарстанда беренче тапкыр игълан ителде: “Бәйге Рамазан аена җәмәгать урыннарын бизәүне күздә тота.  Ул яңа матур традициягә әверелер һәм республика шәһәрләрендә бәйрәм мохитен тудырыр дип өметләнәбез”.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафонына мөфти аерым тукталды:

– Рамазанны хәйрия чараларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел, – диде ул. – Бу – изге гамәлләр өчен әҗер-саваплар арттырылып бирелә торган ай. Шуңа күрә мөселманнар ураза вакытында мөмкин кадәр күбрәк хәер-сәдака өләшергә тырыша. Татарстанда азкеремлеләр арасында хәйрия ярдәмнәрен бүлү белән безнең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен, без акчаларны дистанцион рәвештә күчерү ысулларын булдырдык: мәсәлән, смс җибәреп акча күчерү, яисә банк карталарына, яки сайт аша. Узган елны фонд мохтаҗларга миллион ярым сумга якын фитр сәдакасы һәм фидия җыеп таратты, 20 авыру баланы дәвалау өчен акча түләде, 500дән артык аз керемле гаиләгә 4 тоннага якын азык-төлек җыелмасы өләште, 3,5 меңнән артык мохтаҗны ифтар кылдырды. Быел бу күрсәткечләрне саклап калырга, хәтта арттырырга ниятлибез.

“Рамазанда барыгызны да мәчетләребездә көтәбез. Рәхим итегез!” – дип җиткерде мөфти.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана