Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

23 март 2023 ел 13:17
Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1 нче көнендә (23 мартта), Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлады. Хафиз, Галиев мәчете мөэдзине Нурмөхәммәд хәзрәт Исламов көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00-дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Коръәнне хәтем кылуга һәркем кушыла ала: Галиев мәчетеннән Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында аның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана