Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

23 март 2023 ел 14:18
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Рамазан аеның  1 нче көнендә (23 мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды. Мөфти белән шәхсән очрашуга, алдан язылып, төрле үтенеч-мөрәҗәгатьләр, тәкъдимнәр белән дин кардәшләребез килде. Халыкны кабул итү вакытында хәзрәткә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хаҗын оештыру, Татарстанның Иннополис шәһәрендә мәчет төзү, яшь буынга хезмәт тәрбиясен дин белән бәйләп бирү, халыкны сәламәт яшәргә өйрәтү мәсьәләләре күтәрелде. 

Иннополис шәһәрендә Аллаһ йортын торгызу идеясе белән чыккан Камил хәзрәт Бикмөхәммәтов фикеренчә, кала үсә, халык күчеп килә, мөселманнар күп. Һәр атна саен кырыклап мөселман, автобуска утырып, Введенский Бистәсе авылы мәчетенә җомга намазына йөри. Мөфти хәзрәтләре Иннополиста мәчет төзү фикерен хуплап чыкты һәм берничә йөкләмә бирде.

«Сортсемовощ РТ» ҖЧҖ оешмасының генераль директоры Харис Камалиев мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенең яшь буынга дин белән бәйләп хезмәт тәрбиясе бирү, халыкны сәламәт яшәргә һәм үзебезнең җирлектә үскән экологик яктан чиста ризыклар ашап, дөрес тукланырга өйрәтүче мастер-класслар уздыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Мондый мастер-классны ул Казандагы Ислам кабул итүнең 1000 еллык исемендәге мәдрәсә шәкертләре өчен дә уздырган. Булган белемнәре белән бүлешү максатыннан, мөфти хәзрәтләре Харис Камалиевка башка мөселман уку йортлары шәкертләре каршында осталык дәресләре үткәрергә тәкъдим итте. 

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана