«Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте

24 март 2023 ел 11:13
«Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың  «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте. Халкыбызны вәгазьләү эшендә җиң сызганып хезмәт итүче танылган абыстай, мөгаллимә  Сәйдә апа Аппакова күп еллар дәвамында динебез Исламга нигезләнгән әдәп-әхлак тәрбиясен тормышта файдалану хакында бәян итә.

«Тузмас бүләк» китабы Сәйдә абыстайның дин белән бергә үрелеп яшәлгән, тәрбиягә, әдәп-әхлакка нигезләнгән тормышына кабат күз салу ул. Җыентыкта абыстайның кечкенә чактагы, яшьлек елларындагы булган кызыклы һәм шул ук вакытта гыйбрәтле вакыйгалары, төрле темаларга сөйләнгән вәгазьләре, әйткән үгет-нәсыйхәтләре урын алган. Сәйдә апа Аппакова бик оста итеп гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз, килен-кайнана мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен тасвирлап бирә, гаиләдә тынычлык, татулык һәм үзара хөрмәт хисләре хакимлек итсен өчен, ниләр эшләргә кирәк булу серләре белән уртаклаша. Китапта туган илгә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата сакчыл булу, бу кыйммәтле төшенчәләребезне күз карасыдай саклау мөһимлегенә зур урын бирелгән.

Әлеге китап киң катлам укучылары өчен тәкъдим ителә. Китап һәркем өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калабыз.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана