“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды

24 март 2023 ел 10:09
“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды

Ел саен Рамазанның 1 нче көнендә “Туган авылым” милли-туристик комплексында Татарстандагы зур, күркәм мәҗлесләрнең берсе уза. Гадәттә ул төрле дин оешмалары вәкилләре, рәсми чит ил кунаклары, хакимият вәкилләре, эшкуарлар, мәдәният эшлеклеләре һәм журналистлар катнашында оештырыла. Быел да бу ифтар искәрмә булмады: анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев, Иранның Казандагы генераль консулы Алибеман Экбали Зарч, Франциянең Казандагы хөрмәтле консулы Андрей Ершов катнашты. Шулай ук авыз ачу шатлыгын уртаклашырга Татарстан Митрополиясе секртетаре Иеромонах Кирилл, Духосошествение храмының Казандагы настоятеле, Протоиерей Алексей Чубаков һ.б. килде. Быел беренче ифтар Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы ярдәмендә узды. 

Авыз ачканчы, ифтарда катнашучылар өчен бай мәдәни программа тәкъдим ителде: алар алдында хөрмәтле кунаклар чыгыш ясмады һәм иҗади номерлар күрсәтелде. Мөфти Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, ә Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан татарстанлыларның Төркиядә җир тетрәү корбаннарына күрсәткән гуманитар ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Туган авылым" милли-туристик  комплексы җитәкчеләренең берсе, мөбарәк ай дәвамында ифтарлар уздыручы Радик Абдрахманов, үз чиратында, Рамазанның берләштерүче көчкә ия булуын билгеләп үтте һәм "Туган авылым"да көн саен уза торган ифтарлар, шул исәптән хатын-кызлар өчен Fashion-ифтар кебек тематик чаралар үткәрү планнары белән уртаклашты. Ул шулай ук булачак Республикакүләм ифтар турында да хәбәр итте. Радик Абдрахманов аны оештыручыларның берсе булып тора.

Рәсми чыгышлардан соң кунаклар ифтарга кереште. 

Мәҗлес тәмамлангач, кунаклар беренче булып «Туган авылым» комплексының бизәлгән территориясен күрә алды. Кояш баегач, монда Рамазан ае уңаеннан бәйрәм гирляндалары кабынды. Алар Ураза бәйрәменә кадәр балкып торачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана