Мөфти Зәйнулла Расулевның 190-еллыгы көнендә Дагыстанда аның исемендәге мәдрәсәдә булды

25 март 2023 ел 16:02
Мөфти Зәйнулла Расулевның 190-еллыгы көнендә Дагыстанда аның исемендәге мәдрәсәдә булды

Бүген, Зәйнулла ишан Расулевның 190-еллыгы көнендә, Татарстан мөфтие Дагыстанда әлеге мәшһүр татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе исемендәге мәдрәсәдә булды. Ул монда мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән очрашты. Аралашу вакытында Камил хәзрәт яшьләрнең сорауларына җавап бирде, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, Расулевның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, Рамазанны изге гамәлләр кылып уздыруларын теләде. 

Шунысы кызыклы, 2020 елда Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты Зәйнулла Расулевның "Рисалә Хыдырийя" хезмәтен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның фәнни аңлатмалар белән бастырып чыгарды. Зәйннулла ишанның 1908 елда дөнья күргән китабы озак елларга сузылган тәнәфестән соң беренче тапкыр Камил хәзрәтнең магистрлык хезмәте аркасында басылып чыкты. Мөфти магистрлык хезмәтен 2020 елда БИАда гарәп телендә яклады. 

Моннан тыш, мөфти Дагыстанда гуманитар педагогика көллиятендә булды. Ә кичә ул Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи чакыруы буенча республика башлыгы Сергей Меликов ифтарында катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана