“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре өчен хәйриячеләр көн саен ифтарлар уздыра

29 март 2023 ел 10:39
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре өчен хәйриячеләр көн саен ифтарлар уздыра 

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә хәйриячеләр шәкертләр өчен көн саен ифтарлар үткәрә. Мәҗлесләр 200 кеше өчен оештырыла — мәдрәсәнең көндезге бүлегендә башка шәһәр-районнардан килеп шуның кадәрле кеше белем ала һәм мәдрәсәнең тулай торакларында яши. Ифтарда укучыларның туклану балансын тәэмин итәрлек итеп әзерләнгән салат, беренче һәм икенче ашлар, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. 

“Мөхәммәдия” шәкертләре өчен ифтарлар оештыруда һәркем хәленнән килгәнчә (өлешләп яки тулысынча) катнаша ала. Моның өчен теләсә нинди сумманы, “ифтар” сүзен язып, +79046628567 телефон номерына (Хусаин С) беркетелгән банк картасына юлларга мөмкин. Шулай ук +7 917 261-93-19 телефоны буенча мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать итәргә була. 

Исегезгә төшерәбез: хәдисләрдә Рамазан аенда ураза тотучыларны ашаткан өчен бик зур әҗер-савап бирелүе турында китерелә: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”. Тагын шунысын да истә тоту мөһим: белем эстәүче шәкертләр Аллаһ юлында булып санала, һәм халыкның мохтаҗ катламына карый. 

Билгеле булганча, 25 мартта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрне республикада ифтарлар уздыруда катнашырга чакырды. 

Моннан тыш, Татарстанда “Рамазан — изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителде. Марафон вакытында һәркем мохтаҗларга ярдәм итә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана