Мөфти Лениногорскида халык белән очрашты һәм районкүләм ифтарда катнашты

29 март 2023 ел 12:25
Мөфти Лениногорскида халык белән очрашты һәм районкүләм ифтарда катнашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан-шәриф ае дәверендә Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләр белән чыгып, район җитәкчелеге, имамнар, халык белән очрашулар үткәрә. Ул, башка еллардагы кебек үк, дин кардәшләрнең хәл-әхвәлләрен белешүне, мөселман җәмәгатьчелеге һәм мәхәллә кешеләре белән күрешүне, дини сорауларга җавап бирүне, киләчәккә планнар белән танышуны үз эченә ала. 

Рамазан-шәриф аеның 6нчы көнендә (28нче мартта), Татарстан мөселманнары башлыгы Лениногорск мөхтәсибәтендә булды. Биредә Камил хәзрәт башта район имамнары белән җылыш үткәрде, Нәзарәт һәм мөхтәсибәт алдында торган бурычларны аңлатты. Ул шулай ук фитр сәдакасы, фидия, зәкят бирү, мәет озату мәсьәләләренә ачыклык кертте. 

Аннары мөфти мөхтәсибәттә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов белән күреште. Җитәкчеләр төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә тормышка ашыру ниятләнгән чаралар буенча фикер алышты. 

Очрашулардан соң Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә мөфти җитәкчелегендә ахшам намазы укылды һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ифтар ашы узды. Әлеге мәҗлескә район имамнары, мөселман активы, яшьләр, иганәчеләр, шулай ук социаль чараларны җитәкләүчеләр, мохтаҗлык кичерүче кардәшләр дә чакырулы иде.

Татарстан мөфтие ифтар мәҗлесе вакытында Рамазан аеның көтеп алынган, кадерле ай булуын искәртеп, бу айны нәтиҗәле итеп үткәрү – Коръән уку, тәравих намазларында катнашу, күркәм әхлак белән дингә чакыру, бу айда күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышу кирәклеге хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Мөфти белән очрашуга 250ләп дин кардәшебез җыелды. Әйтергә кирәк, районкүләм ифтар Әлмәт, Азнакай, Мөслим мөхтәсибләрен, Лениногорск районы авылларыннан барлык имамнарны бер табынга җыйды.

Лениногорск шәһәренең Үзәк мәчете – “Ихлас”та көн саен 120 ир-атка һәм 80 хатын-кызга ифтар ашлары әзерләнә, мәчеткә килә алмаучы 30 әби-бабайга ланч-бокс таратыла. “Ихлас” мәчетендә Рамазан аенда 4 тапкыр Коръән хәтем кылына: бер тапкыр өйләгә кадәр, бер тапкыр ахшамга кадәр һәм ике тапкыр тәравихта. Рамазан аенда балалар өчен тәхфиз һәм әдәп-әхлак дәресләре үткәрелә. Ураза гаете көнне балалар өчен шәһәркүләм бәйрәм үткәрү көтелә. 

Искәртеп үтик, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең “Туган авылым” милли-туристик комплексында узган ифтарда, Лаеш районы Усад авылы мәхәлләсендә район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән оештырылган авыз ачу мәҗлесендә булды. Очрашулар дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана