Әлмәт имамы Рүзил хәзрәт Ихсанов “Татар сүзе” бәйгесендә җиңү яулады

30 март 2023 ел 12:19
Әлмәт имамы Рүзил хәзрәт Ихсанов “Татар сүзе” бәйгесендә җиңү яулады

Рамазан аеның 6нчы көнендә (28нче мартта), III Халыкара “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды һәм Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә бүләкләү тантанасы үткәрелде. Быелгы конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе оештырды.

Конкурска Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән 3200 кешедән гариза кабул ителгән. Шуларның утызы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Җиңүчеләр “Шигърият”, “Проза”, “Үзем язган шигырь”, “Үзем язган әсәр” номинацияләре буенча игълан ителде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ихсанов Рүзил Марат улы 18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында “Шигърият” номинациясендә I урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дипломнар тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана