Мөфти «Татнефть-Ак Барс» ҖЧҖ башкарма директоры белән очрашты

04 апрель 2023 ел 14:23
Мөфти «Татнефть-Ак Барс» ҖЧҖ башкарма директоры белән очрашты 

Бүген, Рамазан аеның 13 нче көнендә (4 апрельдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтият бинасында «Татнефть-Ак Барс» ҖЧҖ башкарма директоры Марат Усманов белән очрашты. Очрашу вакытында җитәкчеләр Казанда Ислам илләре арасында хоккей буенча «Kazan Cup» халыкара турнирны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Әлеге турнир быел беренче тапкыр Казанда 14-17 гыйнвар көннәрендә узды. 

Мансур Мидхәт улы, Камил хәзрәткә һәм Нәзарәткә беренче халыкара турнирны уңышлы уздыруда өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтеп, рәхмәт хаты тапшырды. “Сезнең белемегез, профессиональлегегез һәм ышанып тапшырылган эшкә җаваплы каравыгыз сәбәпле, турнирда катнашучы йөзләгән кеше кунакчыллыкны тойды һәм чараның яхшы оештырылуын күрде. Меңләгән тамашачы уңай хисләр кичерде, халыкара турнир вакытында тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелүен бәяләде һәм ислам дөньясында хоккейның нәрсә икәнлеген аңлады", - диелә хатта. 

Мансур Усманов шулай ук мөфтигә түбәтәй, кәшәкә һәм Ислам илләре арасында хоккей буенча «Kazan Cup» халыкара турнир эмблемасы төшерелгән футболка бүләк итте. 

Турнирны оештыручылар – “Татнефть – Ак Барс спорт-коммерция предприятиесе” ҖЧҖ һәм “Казан халыкара Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты” өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Хоккей буенча турнирның төп максаты – спорт, аерым алганда хоккей өлкәсендә Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасындагы багланышларны ныгыту.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана