Журналистларны XI Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз

10 апрель 2023 ел 09:28
Журналистларны XI Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз

2023 нче елның 11 апрелендә 13:00 сәгатьтә “Татмедиа” бинасында XI Республикакүләм ифтарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узачак.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашачак. Спикерлар ифтарның үзенчәлекләре, авыз ачу мәҗлесенә керү тәртибе, аның программасы һ.б. турындагы сорауларга җавап бирәчәк. 

Республикакүләм ифтар Рамазан аеның 24 нче көнендә, ягъни 15 апрельдә үткәреләчәк. Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырыла. XI республикакүләм ифтар 11 мең кешене кабул итәчәк. 

Брифингта катнашырга теләгән хәбәрчеләрнең 2023 елның 10 апреленә кадәр, кичке сәгать биштән дә (17:00) калмыйча, Rimma.Gatina@tatar.ru адресына түбәндәге мәгълүматны җибәрүләре сорала:
•    Журналист, оператор һәм фотокорреспондентның исеме, фамилиясе, атасының исеме
•    ММЧ исеме

Очрашуны уздыру урыны: “Татмедиа” бинасы, конференц-зал
Үткәрелү көне: 11 нче апрель
Үткәрелү вакыты: 13:00
Адресы: Декабристлар ур., 2.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана