Казанда намаз укый башлаган кардәшләр өчен ифтар узды: 130 кеше “Ислам. Беренче адымнар”ны тәмамлады

10 апрель 2023 ел 12:29
Казанда намаз укый башлаган кардәшләр өчен ифтар узды: 130 кеше “Ислам. Беренче адымнар”ны тәмамлады

Рамазан аеның 18нче көнендә (9нчы апрельдә), Казанда “Туган авылым” милли-туристик комплексында “Ислам. Беренче адымнар” курсларының 11нче сезонын тәмамлаучылар өчен ифтар узды. Бу кыска вакытлы курслар кысаларында 130 кеше 25нче февральдән 1нче апрельгә кадәр ислам нигезләрен үзләштерде һәм дәресләргә йомгак ясау мәҗлесендә җыелды.

Һәр елдагыча, укырга йөрүчеләр 6 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерде. Моннан тыш, тыңлаучылар гакыйдә, сөекле Пәйгамбәребез ﷺ сирасы турында белде, намаз укырга, тәһарәт алырга өйрәнде, ураза һәм хаҗ турында белемнәрен ныгытты.

Гомумән алганда, “Ислам. Беренче адымнар”ның 11нче сезонын 17 яшьтән алып 70 яшькәчә булган 130 кеше тәмамлады, алар – Казаннан, Татарстанның Азнакай, Әлмәт, Питрәч, Лаеш районнарыннан һәм Мари Эль Республиканнан килде. Быелгы курсларны тәмамлаучылар арасында гаиләләре белән дәресләргә йөреп укучылар күп иде. Мисал өчен, курсларның ябылу тантанасында 6 әти-әнине һәм аларның балаларын, 8 ирле-хатынлы парны күрергә мөмкин иде.

Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова Аллаһның ризалыгына ирешү ысуллары турында сөйләде, алган белемнәрне көндәлек тормышта кулланырга чакырды. Курсларның Рамазан аена туры килүен истә тотып, үз чыгышында ул шушы изге айда гыйбадәт кылуның фазыйләтләренә басым ясады.

Курсларны уңышлы узу хакында шәһадәтнамәләр тапшыру алдыннан катнашучылар викторина форматында имтихан тапшырды: һәрбер кеше үз белемнәрен тикшерә һәм өстәмә рәвештә үзләштерәсе темаларын белә алды.

Җәмәгать белән ахшам намазы укылганнан соң авыз ачу мәҗлесе узды. “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбен тәмамлаучылар мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм курслардан алган хис-кичерешләре белән бүлештеләр, намаз укырга өйрәнгәч һәм яулыктан йөри башлагач үз тормышларында уңай үзгәрешләр турында сөйләп уздылар.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унбер сезон дәвамында әлеге курсларда 1078 кеше белем алды һәм намазга басты. Курсларның чираттагысы – көз көне башланачак һәм ул тагын да күбрәк кешеләрне үзенә җыяр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана