Казанда бүген иртүк Рамазан уңаеннан бушлай автобус йөри

14 апрель 2023 ел 12:05
Казанда бүген иртүк Рамазан уңаеннан бушлай автобус йөри

Бүген, 14нче апрельдә, изге җомга көнендә, Казанда 30нчы автобус (борт номеры — 720) Рамазан ае уңаеннан барлык кешеләр өчен түләүсез хезмәт күрсәтә. Изге айда казанлылар һәм башкала кунакларына мондый үзенчәлекле бүләкне Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды ясады.

Акция кысаларында Казан җир өсте шәһәр транспортының 30нчы маршрут буенча хәрәкәт итүче бер автобусында иртәнге 6.00-дан сәг. 18.00-гә кадәр һәркем өчен йөрү бушлай. Бу транспортта көн дәвамында “Зәкят” фонды вәкилләре “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны, “Зәкят” хәйрия фонды турында халыкка җиткерә, ислам диненең матурлыгын, күркәмлеген күрсәтә. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов аңлатып узганча, социаль маршрут булдыру хәйрия акциясе – беренче генә тәҗрибә.

30нчы маршрут Казанда иң озын маршрутларның берсе – ул  Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтыра. Моннан тыш, ул “Зәкят” хәйрия фондына баручылар өчен шәһәр үзәгеннән уза. Әлеге маршрутның пассажирлары арасында “Зәкят” хәйрия фондына даими мөрәҗәгать итүчеләр, мохтаҗлар да бар. Шул исәптән шәһәр транспортында йөрүчеләр арасында ярдәм итәргә теләге булган кешеләр дә булырга мөмкин.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын “Зәкят” фонды түли – бу хакта пассажирларга тавыш көчәйткеч аша игълан ителә. Бушлай автобусны танып алу өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» һәм «Социальный маршрут БФ «Закят» дип язылган табличкалар урнашкан, ә салон шарлар белән бизәлгән. Хәйрия акциясен оештыручылар киләчәктә тәүге тәҗрибәне исәпкә алып, аны мөмкин булганча киңәйтәчәк.

Шуны искәртергә кирәк, быел “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе барышында “Зәкят” фонды Рамазан аеның өч атнасында 500 гаиләнең 400енә азык-төлек җыелмалары тапшырып, Татарстанның 20ләп мәчетендә, мәдрәсәләрдә 2000нән артык кеше өчен ифтар мәҗлесләре оештырфп өлгерде. Иң төп юнәлешләрнең берсе – игълан ителгән 20 авыру сабыйның 13енә һәм 20 өлкән авыру кешенең 13енә акча тупланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана