“Хәләл” стандарты комитеты ифтарында «Halal-IT» проектын тәкъдим иттеләр

14 апрель 2023 ел 12:13
“Хәләл” стандарты комитеты ифтарында «Halal-IT» проектын тәкъдим иттеләр

Рамазан аеның 22 нче көнендә (13 апрельдә) мөфтиятнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты Бөтендөнья хәләл көненә багышланган ифтар уздырды. Мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, комитет рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм комитет тарафыннан сертификацияләнгән оешмалар вәкилләре катнашты.

Коръәннән аятьләр укылып, дога кылынганнан соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае һәм аның ахыргы ун көненең фазыйләтләрен искә төшереп, изге гамәлләр кылу, Коръән уку, игътикяф кылу, тәравих намазларында катнашу һ.б. гамәлләрнең саваплары хакында вәгазь сөйләде. Айрат хәзрәт Әюпов мәктәпкәчә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен хәләл туклану белән тәэмин итүне үстерү бурычын үтәү барышы турында сөйләде. Аббяс хәзрәт Шляпошников үз чиратында кунакларны комитетның соңгы казанышлары белән таныштырды.

Шулай ук җыелыш барышында “Halal IT” проектын тәкъдим ителде. Проект җәмәгать туклануы урыннары, мобиль кушымта аша азык-төлекнең составын һәм төрле өстәмәләрне, шулай ук Татарстанда намаз урыннары турында белешмә-мәгълүмати юнәлештәге интерактив программаларны үз эченә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана