Мөфти Республикакүләм ифтар волонтерлары белән очрашты

15 апрель 2023 ел 16:27
Мөфти Республикакүләм ифтар волонтерлары белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин зур вакыйга – XI Республикакүләм ифтар башланыр алдыннан  берничә көн дәвамында “Казан экспо” мәйданчыгында хезмәт куйган волонтерлар белән очрашты. Быел XI Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 егет һәм кыз җәлеп ителде.

Очрашу барышында Камил хәзрәт аларга эшнең иң кызу вакыты башланыр алдыннан иң беренче чиратта аларга тирән рәхмәтләрен әйтте, үзенең нәсыйхәт сүзләре белән беррәттән, сабырлык, чыдамлык, ныклык күрсәтеп хезмәт итү өчен киңәш-теләкләрен, нәсихәтләрен җиткерде. Волонтерлар белән махсус үткәрелгән очрашуда ул яшьлек чорының кадерен белеп, аны игелекле эшләр эшләү өчен сарыф итәргә өндәде. Ул волонтерларның ярдәмен Республикакүләм ифтарның төп көче итеп атады һәм кунаклар беренче чиратта аларның матур итеп каршы алулары, якты йөз, күркәм сөйләшүләреннән чыгып бәя бирәчәген искәртте. Аннары исә волонтерлар мөфти хәзрәтләре белән бергә истәлеккә фотога төште һәм үз урыннарына эшкә ашыкты.

Мөфти белән шәхси аралашып киңәшләр алу, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Алар бүгенге очрашудан соң канатланып янә чираттагы зур чараларда катнашу теләкләрен белдерделәр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, волонтерларны туплау, җыю, Республикакүләм ифтарга әзерләү белән Нәзарәтнең социаль бүлеге шөгыльләнде. Волонтерлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, хәтта чит ил студентлары да, ярдәм итү, үз өлешен кертү өчен районнардан махсус килүчеләр дә бар иде.  Иң яшь волонтерга – 16 яшь булса, иң өлкәненә - 78 яшь.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана