Мөфти Мәскәүдә Рамазан чатырында булды

20 апрель 2023 ел 08:28
Мөфти Мәскәүдә Рамазан чатырында булды 

Рамазан аеның 28 нче көнендә (19 апрель) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән бергә Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсен ачу тантанасында катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чатырда ифтарның мактаулы кунагы булды. Аларны чатырда мөфти, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин каршы алды. 

Чатырда шулай ук чит ил дипломатия миссияләре вәкилләре, Ислам илләреннән һәм Россиянең мөселман төбәкләреннән илчеләр һәм дин әһелләре кунак булды. Рөстәм Миңнеханов ифтарга җыелганнарны сәламләде һәм сәламәтлек теләде, шулай ук Татарстанга килергә чакырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана