“Зәкят” фонды Рамазанның соңгы көнендә 100 мохтаҗ гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте

20 апрель 2023 ел 18:24
“Зәкят” фонды Рамазанның соңгы көнендә 100 мохтаҗ гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте

Бүген, Рамазан аеның 29нчы көнендә (20нче апрельдә), Татарстан мөфтияте бинасында “Зәкят” хәйрия фонды азкеремле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты.

Җыелмалар мохтаҗларга Рамазан башыннан ук тапшырылса да, аларның иң күп өлеше күчтәнәчләрне изге айның соңгы көнендә алды.

Азык-төлек җыелмаларына он, карабодай ярмасы, дөге, көнбагыш мае, шикәр, хәләл тушенка, балык консервалары, токмач, чәй, хөрмә җимеше, печенье, шоколадлар һәм башка татлы ризыклар керде. Уртача авырлыгы 7,5 килограммны тәшкил иткән 100 азык-төлек җыелмасы 100 гаилә өчен әзерләнде. Барлыгы исә быел Рамазан аенда азык-төлек белән 625 мохтаҗ гаилә тәэмин ителде.

Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне алучылар арасында азкеремле бер ялгызы балалар үстерүче аналар, мохтаҗ күп балалы гаиләләр, караучысыз ялгыз пенсионерлар, тол хатыннар, авыру фәкыйрь-мескеннәр, инвалид бала тәрбияләүчеләр бар. Ураза бәйрәме уңаеннан мохтаҗларга күрсәтеләчәк.

Әлеге изге эштә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит”.

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана