21-23 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Мөхтәсибәтләр аларны традицион рәвештә парк территорияләрендә һәм мәчетләр янында үткәрә. Кунаклар өчен конкурслар, викториналар, эстафеталар, батутлар, милли уеннар һәм спорт ярышлары, мәдәни программа, шулай ук тәмле пылау, коймак, тәм-томнар һәм чәй әзерләнгән. Моннан тыш, сәүдә нокталары да эшләячәк – анда хәләл товарларны кулай бәядән сатып алырга мөмкин. Казанның "Әхмәдзәки" мәчетендә һәм Лаеш мөхтәсибәтендә балаларның күңелләрен ничек күрделәр - безнең фоторепортажда карагыз.
Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Гает уңаеннан балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Казанның "Әхмәдзәки" мәчетеннән һәм Лаештан фоторепортажлар
21 апрель 2023 ел 15:58
![Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Гает уңаеннан балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Казанның "Әхмәдзәки" мәчетеннән һәм Лаештан фоторепортажлар](/netcat_files/398/569/F5A2BCBB_6F9B_4354_BFDE_04F7C3AB4AA8.jpeg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/398/569/DSC_8839.jpg)
Диния Нәзарәтендә өлешчә мобилизация шартларында дини эшчәнлекне алып бару мәсьәләләре буенча Пленум узды
08 октябрь 2022 ел 11:59
![](/netcat_files/398/569/DSC_8103.jpg)
Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә
06 октябрь 2022 ел 13:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы