Казанда “Гает моңы” бәйрәме узды һәм “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

22 апрель 2023 ел 14:01
Казанда “Гает моңы” бәйрәме узды һәм “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Шәүвәл аеның 1нче көнендә (21нче апрельдә), Ураза бәйрәме көнне Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Гает моңы” бәйрәме үтте. Ул “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенең гала-концерты да булып, анда бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды.

Быел фестиваль Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Рухи моң” иҗат берләшмәсе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды. “Тәртип” радиосы фестивальнең мәгълүмати партнеры булды.

Бәйге татар мәкаме һәм традицион мелодика калыпларын кайтаруны, татар халкының нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баетуны, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куйды.

2023нче елның февраль башында игълан ителгән конкурс “Дини җыр”, “Мөнәҗәт”, “Милли мәкам белән азан әйтү”, “Вәгазь cөйләү” номинацияләрендә читтән торып үткәрелде. Бәйгегә Пермь крае, Самара, Курган, Төмән, Мәскәү, Омск өлкәләре, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан һәм Татарстаннан 200гә якын видеоязма кабул ителде. Аларның күпчелеге “Мөнәҗәт” номинациясенә юлланды.

“Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин хәбәр иткәнчә, гала-концертның төп максаты булып кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итү булып торды. Бәйрәмнең концепциясе режиссер Марсель Мәхмүтов тарафыннан эшләнде. Ул миллилек белән бәйле булды, ягъни милләтебезне саклап калуга диннең керткән өлешенә – әби-бабаларыбызның динне ничек яратулары, хөрмәтләүләре, безнең буынга нинди тырышлыклар белән алып килеп җиткерүенә багышланды. Бәйгедә җиңү яулаган чыгышлар тамашачыга әлеге концепция аша тәкъдим ителде. Шулай ук дини җыр, мөнәҗәт юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар М.Вәгыйзов, В.Фазлыйәхмәтов, А.Бариева, М.Галимов, Р.Динәхмәтов, И.Халиков, Д.Шәймәрданов чыгышлары булды. Җырчылардан Мәскәүдән Наилә Фатехова җитәкчелегендәге “Мәдинә” рухи музыка ансамбле, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов бар иде. Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов “Нәфес белән сөйләшү” монологын башкарды. Оештыручылар Татарстан мөфтиятенә, “Тәртип” радиосына, барлык катнашучыларга, бәйрәмгә Мәскәүдән, Уфадан килгән башкаручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

“Рухи моң” бәйгесенең “Мөнәҗәт” номинациясе җиңүчеләре:

1нче урын – Рафис Шәйдуллин;

2нче урын – Алинә Гарифуллина;

3нче урын – Гөлшат Хөсәенова.

“Рухи моң” бәйгесенең “Мөнәҗәт” номинациясендә ансамбльләр арасында җиңүчеләр:

1нче урын – “Җомга көн” ансамбле;

2нче урын – “Мәдинә” рухи музыка ансамбле;

3нче урын – “Хәзинә” ансамбле.

“Рухи моң” бәйгесенең “Дини җыр” номинациясендә җиңүчеләр:

1нче урын – Ландыш Фазуллина;

2нче урын – Мисбаховлар гаилә ансамбле;

3нче урын – Динә Камалова.

“Рухи моң" бәйгесенең “Азан” номинациясендә җиңүчеләр (1нче урын билгеләнмәде):

2нче урын – Мөхәммәт Фәсахов;

3нче урын – Рафис Шәйдуллин;

3нче урын – Фәнис Закиров.

Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана