Татарстанның мөселман хәйрия фондлары Рамазан уңаеннан мөгаллимнәргә күчтәнәчләр таратты

24 апрель 2023 ел 13:20
Татарстанның мөселман хәйрия фондлары Рамазан уңаеннан мөгаллимнәргә күчтәнәчләр таратты

Рамазан ае уңаеннан Татарстанның мөселман хәйрия фондлары — «Зәкят» һәм «С верой в будущее» — республиканың ислам уку йортларында хезмәт итүче мөгаллимнәргә күчтәнәчләр таратты. 

«С верой в будущее» фонды Казанның «Сәлах» мәчете һәм «Нэфис» компанияләр төркеме ярдәме белән 13 уку йорты укытучыларына 13 тонналык азык-төлек һәм көнкүреш химиясе белән пакетлар бүләк итте. Бу акцияне фонд 4 ел рәттән тормышка ашыра һәм елдан-ел гуманитар ярдәмнең күләмен арттыра.

Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үзенең «Рамазан — изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында шулай ук Татарстан мәдрәсәләренең барлык укытучыларын һәм хезмәткәрләрен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте. «Зәкят» фондыннан1743 кг ярдәмне барлыгы 249 кеше алды.

Фондларның башлангычын Лаеш мөхтәсибәте дә күтәреп алды һәм Ураза гаете уңаеннан Усад авылының «Здоровое поколение» лицеенда һәм Сокуры авылындагы урта мәктәптә эшләүче 117 укытучыга азык-төлекләтә ярдәм тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана