РИИда ислам фәннәре буенча төбәк һәм татар теле буенча республикакүләм олимпиадалар узды

27 апрель 2023 ел 15:49
РИИда ислам фәннәре буенча төбәк һәм татар теле буенча республикакүләм олимпиадалар узды

Бүген Россия ислам институтында мөселман уку йортлары шәкертләре арасында берьюлы ике интеллектуаль ярыш узды: ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәк олимпиада һәм татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республикакүләм олимпиада. Аларны Россия ислам институты, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештырды.

Ислам фәннәре буенча олимпиадада Россиянең 13 уку йортыннан 60 шәкерт катнашты. Алар арасында, Татарстан мәдрәсәләреннән тыш, М.Солтанова ис. Ислам көллияте, Пермь Ислам көллияте, Мәскәү Ислам көллияте һ.б.

Татар теле буенча олимпиадада Татарстанның барлык 8 мәдрәсәсе,  Казан ислам университеты һәм Россия ислам институты шәкертләре катнашты. Алар татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы өлкәсендә гыйлемнәрен тикшерде. Моннан тыш, татар әдәбияты буенча кызлар фәнни проект, егетләр вәгазь әзерләде. 

Олимпиадалар түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды: 

Татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республикакүләм олимпиада 

"Татар теле" номинациясе

1. Хәбибрахманова Исламия – Россия ислам институты

2. Зиннурова Диләрә — Россия ислам институты

3. Шәехова Нәзирә — "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

"Татар халкы тарихы" номинациясе

1. Дебердеева Әминә — Әлмәтнең Р.Фәхретдин ис.мәдрәсәсе 

2. Сейтказинов Асыл — Казан ислам университеты

3. Мөдәрисова Сәмирә — Россия ислам институты

3. Миндиярова Нәзирә — "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

"Татар әдәбияты" номинациясе

Вәгазь бәйгесе

1. Хәсәнов Кәрим — Казанның исламны кабул итүгә 1000-еллык мәдрәсәсе

2. Әмирханов Данир — Казан ислам университеты

3. Нигъмәтҗанов Фәрит — Яр Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе

Фәнни эшләр бәйгесе 

1. Сәйфуллина Сумайя – Буа мәдрәсәсе

2. Таһирова Гайшә — "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

2. Муллагалиева Самира — Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәк  олимпиадасы

"Ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт)" номинациясе

1. Юсупова Илвира Рөстәм кызы - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

2. Илалова Динара Марс кызы - Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе

3. Кирасиров Мөхәммәд Рифат улы - Буа мәдрәсәсе

3. Хушвахтзода Гөлҗахони Шерали - Пермь ислам көллияте

"Ислам гакыйдәсе, Коръән гыйлеме, хәдис гыйлеме" номинациясе 

1. Куряев Исмаил Юсеф улы - Әлмәтнең Р.Фәхретдин ис.мәдрәсә 

2. Абушаев Алим Равил улы- "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

3. Ромазанов Юсуф Булат улы - М.Солтанова ис.мәдрәсә 

"Гарәп теле" номинациясе

1. Сәләхетдинова Ләйсан Зөфәр кызы - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

2. Шәймәрданов Иброхим Тохир угли - Казанның исламны кабул итүгә 1000-еллык мәдрәсәсе

3. Ташматова Хәдичә Бактияржан кызы - Әлмәтнең Р.Фәхретдин ис.мәдрәсәсе

3. Бикеева Диния Салих кызы - Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана